Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА ЯҢА СКЕЙТ-ПАРК: КЕМГӘ? КАЙЧАН? КАЙДА?

Казанның “Миллениум” күпере астында скейт-парк төзелә. Яшьләр өчен булган әлеге мәйданчыкны быелның 27 июнендә ачарга җыеналар. Киләчәктә ачык һавадагы скейт-парк янында “URAM” яшьләр үзәге дә пәйда булачак. Ул урам берләшмәләренә юнәлтеләчәк.

“Миллениум” күпере астындагы скейт-паркны булдырганда, урам берләшмәләре активистларының теләкләре дә исәпкә алынган.

“Әлеге киңлек инде, рәсми рәвештә булмаса да, яшьләрнеке. Без аны тагын да матуррак һәм функциональрәк итәсебез килә. Шулай итеп, әлеге мәйданчыкка актив, иҗади, инициативалы яшьләрдән торган көчле берләшмәләрне җыярга телибез. Алар өчен үзләрен күрсәтергә мөмкинлек булдыру мохитен тудырачакбыз”, – ди Татарстан яшьләре министры Дамир Фәттахов.

Бу Россиядә шәһәр паркы эчендә урнашкан беренче ачык, асфальтлы, бөтен кеше шөгыльләнә алырлык памп-трек булачак. Комплексның концепциясе төрле яшь категориясендәге кешеләрне исәпкә алып төзелгән. Ул – актив яшьләр, профессиональ спортчылар, кечкенә сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен дә.

Скейт-паркны былтыр көзен төзи башладылар. Карлар эреп, җирләр кипкәч, төзелеш эшләре кабаттан дәвам итәчәк. Чөнки 27 июньгә парк ачылырга тиеш. Urban Games Беренче Бөтенроссия шәһәр уеннары да шушы скейт-парк ачылышына туры китерелеп оештырыла. Ул спортның 13 төрендә ярышучы меңнән артык спортчыны берләштерәчәк.

URAM берләшмәсе белән бергә Татарстан Яшьләр эшләре һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары каплаулы скейт-парк – Татарстанның шәһәр яшьләр берләшмәләре үзәге концепциясен формалаштыралар. Ул да “Миллениум” күпере астында урнашып, яшьләр өчен масштаблы, заманча, урам сәнгате һәм спортның экстремаль төрләре белән кызыксынган яшьләр өчен булачак.

Аның беренчел концепциясе активистлар фикереннән чыгып төзелде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хәер-фатыйха да алган. Шушы “URAM” яшьләр үзәгендә памп-трек, air-парк, тренинг парк, воркаут, паркур, скалодром, күпфункциональ киңлекләр һәм аудиторияләр, административ зоналар, хуҗалык, киенү-чишенү бүлмәләре, лекторийлар урнашачак. Барлык киңлекләр дә профессионалларга да, экстремаль спорт төрләрендә беренче адымнарын ясаучыларга да уңайлы булачак.

Парк куркынычсызлык юнәлешендә халыкара стандартларга, рәсми ярышлар уздыру таләпләренә җавап бирәчәк. Ул Россиядә аналоглары булган иң зур комплекс булачак. Биредә 2020 елда памп-трек буенча дөнья чемпионаты финалы уздырылырга мөмкин. Моның турында хәзерге вакытта сөйләшүләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев