Логотип Идель
Бу – тема!

ВУЗЛАР – КАРАНТИНДА: СТУДЕНТЛАРНЫҢ ПЛАННАРЫ НИНДИ?

Әле кышкы сессияләре тәмамланырга өлгермәде, студентларга тагын бер “каникул” тәтеде. Коронавирус аркасындагы карантин Татарстан вузларына да кагылды. Күп кенә югары уку йортларында бу карантин 1нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. КИТТУ-КХТИ, КИТТУ-КАИ, КДЭУ, КДАТУ инде мондый режимга рәсми рәвештә күчте.

Тик студентлар да йоклап ятарга җыенмый бу “каникул”да. Планнары зурдан аларның. Укучыларның ниятләре белән «Ялкын» да кызыксынды.

Рөстәм Шәйхетдинов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 1нче курс:

– Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәрне күңелсезләнеп, ләкин шул ук вакытта аз гына шатланып кабул иттем. Чөнки кайвакыт, чынна да, укып арыйсың. Ләкин минемчә, университетка укырга кергәнсең икән, ахырга кадәр яхшылап укып бетерергә кирәк. Дистанцион рәвештә ничек укыячагыбызны әле әйтмәделәр. Ләкин онлайн-платформаны инде хәбәр иттеләр. Әгәр син Татарстан районнарыннан икәнсең, үз туган районыңа кайтып китәргә кушалар. Россия шәһәрләреннән булсаң, Казанда калырга тәкъдим итәләр. Кичә тулай торакта мониторинг та узды инде. Укытучыларга килгәндә, аларның берсе мондый хәлләр булырга мөмкинлеге турында белдерде, “Киләчәктә күрешербез”, дип адекват реакция бирде. Тиздән безгә биремнәр җибәрәчәкләр. Карантин, ким дигәндә, 1нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары нәрсә булыр, анысын хәл итәчәкләр. Кичә университетта булганда, безгә бернинди бирем бирмәделәр. Миңа калса, аларны староста аша җибәрә башлаячаклар.

Чынлап әйткәндә, мине коронавирус инфекциясе бераз куркыта. Син үзең яки якыннарың үлемгә китерергә мөмкин вирус белән авырса яки аннан үлсә, бу бер дә яхшы түгел. Шуңа да сакланырга тырышам. Кочаклашуларны, кул бирем күрешүләрне киметтем инде. Моннан берничә атна элек интернетта бер табибның “коронавирус ул кадәр куркыныч түгел” дигән видеосын күрдем. Шуңа нәрсәгә ышанырга да белмим. Карантин вакытына планнарым зурдан: спорт белән шөгыльләнергә, йөгерергә, сериал-фильмнар карарга, китап укырга җыенам. Укуны да онытмаска иде инде беразJ

Алия Хәйруллина, Казан илкүләм технологик университеты (КХТИ), 3нче курс:

– Бу хәбәрне әле кичә кичен генә хәбәр иттеләр. Башта аңа ышанмаган идек. Без укый торган бина режимлы, шуңа безгә кагылмас, дип уйладык. Соңрак хәбәр иткәч, әллә чынлап та куркыныч яныймы, дип, бераз куркып калдым. Лекция, практик биремнәрне укытучылар почта, шәхси кабинетка җибәрәчәкләр. Мөгаен, алар иртәгәдән ул килә башлар инде. “Тулай торакны бушатырга” дигән фәрман булмады-булуын. Тик чит шәһәр-районнардан булган студентларга өйләренә кайтып китәргә тәкъдим иттеләр. Безнең уку йортында карантин 1нче апрельгә кадәр булачак.

Дөресен генә әйткәндә, баштарак бу хәбәргә исем китмәгән иде. Ә хәзер бераз куркыта башлады. Шуңа да саклану өчен кулны ешрак сабын белән юа башладым, антисептик кулланам. Карантин вакытында авылга кайттым. Чәчеп киткән орлыкларым тишелгән, аларны күчерергә кирәк хәзер. Чигәргә дә яратам мин, шамаилне чигеп бетерермен, дип уйлыйм, Алла Боерса.

Люция Әхмәтова, Казан илкүләм техник тикшеренү университеты (КАИ), 3нче курс:

– Мин мондый форматта укуыбызны уңай кабул иттем. Чөнки, минемчә, бу – саклану чараларының берсе. Авыру белән көрәшкәнче, кешеләрне аннан саклап калу, яхшырак. Безнең укытучылар тиздән бөтен уку материалларын йә болытлы саклагыч (облачное хранилище), йә “BlackBoard” дип аталган электрон белем бирү платформасына куячаклар. Без аларны мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә тиеш булабыз. Лаборатор эшләрне һәм практикаларны почтага җибәрергә кирәк булачак. Әгәр Казанда калу мәҗбүри түгел икән, тулай торактан чыгып торырга куштылар. Анда яшәмәгән вакыт өчен акчаларны кире кайтарачаклар. Укытучыларның реакциясен әлегә белмим. Чөнки барысы да, бәхәсләшмичә, дистанцион укуга күчте. Ул 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Якын арада лаборатория биремнәрен эшләргә куштылар. Калган материалны соңрак җибәрәчәкләр.

Шәхсән үзем коронавирустан курыкмыйм. Чөнки риск төркеменә кермим. Мин күбрәк әти-әнием өчен куркам, чөнки аларның эше Россия буйлап йөрүгә бәйле. Ләкин шулай да гадәти кагыйдәләрне истә тотам. Кул астында сабын юк икән, антибактериаль салфеткалар кулланам. Телефонны да алар белән сөртәм. Кызганыч, даруханәләрдә инде гель-антисептикларны табып булмый. Шушы карантин дәвамында мин яңа әйбергә өйрәнергә телим. Чөнки буш вакыт – үзеңә, үзеңнең үсешеңә һәм якыннарыңа багышлау өчен яхшы чак.

Эльвира Яфизова, Казан федераль университеты, 3нче курс студенты:

– Безнең университетта әле рәсми карар чыкмады. Ләкин инде кичә үк бөтен интернетта мондый әйбер булачагы турында хәбәр таралды. Безнең уку skype аша булачагын әйттеләр. Моны әлегә бер укытучы гына оештыра. Кайбер укытучылар хәтта студентлардан да артык шат.

Чынлыкта исә, коронавирусның булуына ышанмыйм. Шушы вирус, дип бөтен җирдә сөйлиләр. Кеше башка сәбәп белән үлсә дә (йөрәк авыруы, йә картлык), аны коронавирус, дип чыгаралар. Бөтен кеше нәрсәгә дә булса әзерләнә. Үзем исә берничек тә сакланмыйм. Сумкамда маска йөрсә дә, ул авырганда кия торган маска гына. Карантин вакытында, туган ягыма кайтып, авылда әти-әнигә булышырга, китап укырга, өй эшләрен дә эшләргә җыенам.

Люзия Сафиуллина, Казан дәүләт медицина университеты, нче курс:

– Бер яктан моны шатланып кабул иттем, чөнки өйдә утырсаң да ярый. Беркая барасы юк. Укыйсы материалны өйдә үзләштерәчәкмен. Ләкин моның тискәре ягы да бар: дистанцион уку вакытында бөтен мәгълүматны да туплап бетереп булмый. Чөнки укытучы лекциясен тыңлаганда, алар күбрәк мәгълүмат бирә ала. Чөнки тәҗрибәләре зуррак. Медицина университетының интернет челтәрендә үзенең уку программасы бар. Көн саен шунда кереп, темаларны үзләштерәбез, шунда бирелгән сорауларга җавап биреп, тест узабыз. Безгә Казанда калырга рөхсәт иттеләр. Карантин 1нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Үзем коронавирустан курыйкмыйм. Шулай да саклану чараларын үтим: маска киям, антисептик кулланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев