«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»НЫҢ ҮЗ ЙОРТЫНДА НИЛӘР БУЛАЧАК?
“Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте катнашучыларының яңа өе – арт-резиденциясе булачак. Ул – Алафузов театры бинасы. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре бара.
Алафузов театрын “Созвездие-Йолдызлык” иҗади яктан сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм иткән республика үзәгенә тапшырганнар иде. Бинаның Казанның 1 Май урамы тирәсендә урнашкан ягын пыяла белән тышлаячаклар. Шулай итеп, ул күпкә заманчарак күренәчәк. Янкорманың өске панелен исә стильләштерелгән агач материалдан эшләячәкләр. Бинаның сул як фасадын кызыл кирпечтән ясаячаклар. Проектны эшләгәндә Мәскәүдәге популяр сәнәгать мәйданчыклары мисалларына нигезләнгәннәр.

“Йолдызлык”лыларның йортында телескоп трибуналы театр сәхнәсе, иҗат өчен заманча заллар һәм барлык җайланмалары булган тавыш яздыру студиясе дә булачак. Ә кафе зонасындагы яктырткычларны Киек каз юлы галактикасы формасында ясаячаклар. Чөнки ул “Йолдызлык” хәрәкәте белән аваздаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев