Бу – тема!
-
ШОКОЛАДЛЫ БАНАН, ҖИЛӘК ҺӘМ ФИНИК
Кайвакыт тәмлүшканы озак пешермичә дә әзерләп була. Соңгы елларда социаль челтәрләрдә популярлашкан шоколадка манылган җимешләр – нәкъ шундый вариант. Алар матур күренә, файдалы ингредиентлардан тора һәм җайлы ясала. Өстәвенә, бу десертны балалар да, олылар да үз итә. -
ҖИР АСТЫНДАГЫ ШӘҺӘР: МӘСКӘҮ МЕТРОСЫ СЕРЛӘРЕ
15 май - Мәскәү метрополитены көне. Шул уңайдан, аның турындагы кызыклы фактлар белән танышып узыйк. -
БДИДА НӘРСӘ ЯРЫЙ, НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?
БДИ – үзеңнең белем сандыгыңны сынау. Әлеге имтихан якты киләчәккә ачкыч, хыялларга таба бер адым. Әрнү, шатлык, күз яшьләре, сөенү, сабыр итү, көтү, өметләнү – барысы да шунда. Бу сынау аша узучы кеше үз көчен, белемен, сабырлыгын сыный. БДИ-2026 өчен һәр фән буенча рөхсәт ителгән һәм тыелган әйберләр исемлеге, шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен без бер урынга җыйдык. -
БЕРЬЮЛЫ БЕРНИЧӘ ВУЗДА БЮДЖЕТТА УКЫП БУЛАМЫ?
Берьюлы берничә югары уку йортында бюджетта уку күпләргә сәер тоелса да, Россия законнары моны тыймый. Әгәр студентның әле югары белем турында дипломы юк икән, ул башка вузга да бюджет нигезендә укырга керә ала. -
БРИ + ТАТАР ТЕЛЕ = МӘХӘББӘТ
Соңгы елларда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын сайлаучылар арта бара. Бу күрсәткеч яшь буынның телебезгә, мәдәнияткә кызыксынуы зур булуын исбатлый. Шуңа да бу фәннән югары балл алуның сере, миңа калса, туган телгә булган мәхәббәткә барып тоташа. Ә хәзер шундый кызларның тәҗрибәләре белән танышыйк. -
ТЕСТ: СИН НИНДИ МИЛЛИ ТАТАР РИЗЫГЫ?
Һәр сорауда үзеңә иң туры килгән вариантны сайла. Ахырда кайсы хәреф күбрәк җыела – шул синең нәтиҗәң. -
ПИКНИККА НӘРСӘ АЛЫРГА ЯРАМЫЙ? ТАБИБ КИСӘТӘ!
Тышта кояш кыздыра. Мондый җылы көннәрдә өйдә утыру урынына пикникка чыгарга тәкъдим итәбез. Көннәр җылытты, димәк, дуслар, гаилә белән пикникка чыгар өчен идеаль вакыт җитте. Эссе һавада күп ризыклар бактерияләр өчен «курортка» әйләнә. Бу язмадан пикникка нәрсәләр алырга ярый һәм нәрсәләрне алу кирәкми турында белерсез. -
КАЗАН КҮГЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВАКЫТЫНДА НИ ӨЧЕН ТЫНЫЧ КАЛГАН?
Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзының күп шәһәрләре дошман бомбалары астында калган. Ә менә Казан, стратегик әһәмияткә ия булса да, зур һава һөҗүмнәреннән сакланып кала. Ни өчен? Бу сорау тарихчыларны да, шәһәр халкын да бүгенгә кадәр кызыксындыра. -
СУГЫШ ЧОРЫНДА ҮСМЕР БУЛУ ҺӘМ БҮГЕНГЕ 15 ЯШЬ АРАСЫНДА АЕРМА
Бүген бу яшьтә кеше, гадәттә, мәктәп турында уйлый. Контроль эш, БДИга әзерлек, дуслар белән аңлашылмаучанлыклар, беренче мәхәббәт, телефондагы хәбәрләр, киләчәктә кем булырга дигән сораулар, өйдәгеләр белән бәхәсләр. 15 яшьтә тормыш бик катлаулы кебек күренә, ә сугыш чорындагылар ни кичергән соң үсмер чакта? -
ЯЛЛАРГА ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Май бәйрәмнәрендә Казанда кайда барырга? Без сезгә чаралар исемлеге тәкъдим итәбез. -
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Бүген «Татмедиа» бинасында Беренче Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан мәктәпләреннән җыелган медиа-командалар белем бирү практикумнарында катнашты, тәҗрибә уртаклашты һәм фестивальнең төп номинацияләрендә үз көчләрен сынады. Нәтиҗәдә, «Рус телендәге мәктәп медиасы», «Татар телендәге мәктәп медиасы» номинацияләре җиңүчеләре һәм «Иң яхшы мәктәп ММЧ» Гран-при иясе билгеле булды. -
ЭМОЦИОНАЛЬ ИНТЕЛЛЕКТ НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?
Сезгә эмоцияләрегез ташып чыгып, үзегезне кулда тота алмаган чаклар танышмы? Яки бала котырып елаганда, аның нәрсә хис иткәнен аңламыйча, моңа ачуланганыгыз бармы? Боларның барысы да эмоциональ интеллект белән бәйле. -
ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОЯЛМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Һәр кешегә таныш хәлдер бу – башыңда матур гына татарча җөмлә туа, ә авыздан… «эээ… ну… короче…» чыгып китә. Аннары син үзеңне татар баласы булып та, татарча сөйләшә белмәгән өчен сүгәсең. Кемдер акцентыннан ояла, кемдер сүзләрне онытудан курка, кемдер «дөрес әйтмәсәм, көлерләр» дип уйлый. -
«АПАС»НЫЙ РАЙОНГА СӘЯХӘТ
Республикабызның тарихи «Тау ягы»нда урнашкан Апаста булганыгыз бар идеме әле? Апас – чагыштырмача яшь район: аңа нибары 95 яшь. Шулай да туган ягымның үзенә генә хас аерым бер ритмы бар. Әйдәгез, башкалабызның көньяк-көнбатышында урнашкан Апас буенча кечкенә генә экскурсиябезне башлыйк! -
МАЙ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Май ае күпләр өчен яңарыш, үзгәрешләр һәм яңа мөмкинлекләр чоры булачак. Кемнәрне мәхәббәттә сюрпризлар көтә, кемнәр өчен карьерада үсеш вакыты җитә, ә кемгә бераз туктап, көч тупларга кирәк – йолдызларның майга фаразын укып бел.
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК