БРИ + ТАТАР ТЕЛЕ = МӘХӘББӘТ
Соңгы елларда татар теленнән Бердәм Республика имтиханын сайлаучылар арта бара. Бу күрсәткеч яшь буынның телебезгә, мәдәнияткә кызыксынуы зур булуын исбатлый. Шуңа да бу фәннән югары балл алуның сере, миңа калса, туган телгә булган мәхәббәткә барып тоташа. Ә хәзер шундый кызларның тәҗрибәләре белән танышыйк.
Әдилә Иванова, Казан (Татар теленнән БРИда 100 балл иясе)
Мин 7 нче сыйныфтан бирле татар теле, әдәбият буенча олимпиадаларда катнашып йөрдем. Һәр ел призёрлар рәтенә кердем. Үзем Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясен тәмамладым. Татар теле укытучым Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы милли чараларда катнашырга гел тәкъдим итә иде. Ә минә исә гел риза булдым. 11 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада җиңүче исеменә лаек булуым – укытучымның да зур уңышы.
БДИларны сайларга вакыт җиткәч, җәмгыять белемен сайладым. Рамилә Әгъзам кызы: «Әйдә татар телен биреп карыйк. Үзем сине әзерләрмен», – диде. Олимпиадаларда катнашып тупланган тәҗрибәм һәм белемнәрем имтиханда да миңа бик булышты.
Гомумән әйткәндә, татар теленнән БРИ рус теленә бик охшаган. Анда да тест биремнәре, текст белән эш һәм инша бар. Биремнәре күләм ягыннан, чыннан да, күбрәк. Ләкин алар эшләмәслек түгел. Фонетика, лексикология, морфология һәм синтаксиска карата биремнәр бирелә. Без укытучым белән башка еллардагы үрнәк КИМнарның барысын да карап чыктык. Имтиханда шул булган биремнәрнең прототиплары эләкте.
Укытучыма чиксез рәхмәтлемен. Бар уңышларым да аның ярдәме белән генә тупланган.
Барлык имтихан тапшыручыларга уңышлар телим! Ачык биремнәрне карап чыгыгыз һәм күбрәк иншалар языгыз. Тырышлыгыгыз һичшиксез акланыр һәм күп уңышлар китерер!
Ләйлә Фәйзуллина, Бөгелмә районы Татар Димескәе авылы
(Татар теленнән БРИда 100 бал җыйган, тик сере бар ...)
9 ел авыл мәктәбендә укыдым, ә инде 10-11 нче сыйныфларда шәһәрдә – Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә белем алдым. Хәзер КФУның филология һәм журналистика юнәлешендә укыйм, шуңа күрә 2025 нче елда татар теленнән БРИ бирергә булдым.
Имтиханны бирү кыен булмады. Беренчедән, ул рус теле имтиханына охшаган, шул ук биремнәр: баштан тест, аннары бер тема буенча инша. Шуңа күрә әзерләнү дә жайлы булды. Икенчедән, мин инде 8 нче сыйныфтан бирле төрле олимпиадаларда, чараларда, конкурсларда катнашып, телне гел камилләштереп тордым. Шуңа төп белем бар иде. Имтиханның биремнәренә барыбер әзерләнергә туры килде, әлбәттә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына иң мөһим киңәшем – вакытны дөрес бүлү. Әйе, көне буе әзерләнәсездер, бигрәк тә хәзер, май аенда, әмма ял итәргә дә онытмаска кирәк. Саф һава сулап, тышта йөреп керү башны ныграк эшләтә башлый.
Тагын бер фикер әйтеп үтәсем килә: югары белем бирү йортлары ел саен олимпиадалар уздыра, аларда катнашу имтиханнан тыш та мөмкинлекләр өсти. Мәсәлән, мин узган елны КФУ үткәргән мәктәп укучыларының төньяк-көнчыгыш олимпиадасында катнашып, призер булдым. Бу олимпиада укырга кергәндә миңа бик нык булышты, чөнки шарты мондый иде: призер булып, имтиханнан 75+ балл жыясың икән, ул 100 балл булып санала. Әле ул гына да түгел, сентябрь аенда бу 100 балл өчен безгә 100.000 акча да түләделәр! Шуңа бу олимпиадада катнашырга тәкъдим итәм, чөнки «плюслары күп». Ә инде чыгарылыш сыйныф укучыларына мин зур уңышлар теләп калам. Тырышыгыз, укыгыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез, белемнәр һәрвакыт кирәк була.
Зәйнәп Хөснуллина, Казан, (бу елда татар теленнән БРИ тапшырачак)
9 нчы сыйныфтан соң аттестат алгач, комиссия янына «мин татар теленнән имтихан бирәм» дигән сүзләр белән кердем. Мәктәбебез тарихында татар телен имтихан буларак сайлаган беренче кеше мин идем. Аннан соң дус кызларым да кушылды, хәзер без 6-7 булдык.
Әзерләнү җиңел бирелә, һәм татар атмосферасы, татар сүзләре күңелне шундый да җылыта. «Пробник»ларны да еш язабыз. Ул куркыныч җаваплар бланкында татар җөмләләрен күрү, аудиоларның татар телендә булуы шундый рәхәт!
Быел татар теленнән БРИ бирүчеләр әз түгел, һәм бу бик куандыра. Рәхмәт Татарстаныбызга бу мөмкинлек өчен!
Имтиханнан курыкмыйм, киресенчә, татар теленә бәйрәмгә җыенган кебек әзерләнәм. ТДИны да татар теленнән тапшырган идем, аудиториядә татар балалары, укытучылары белән утыру – «плюс вайб».
Миңа татар теле университетка керер өчен кирәк фән түгел. Мин бу имтиханны үз белемнәремне тикшерер өчен бирәм. Татар теленнән БРИ сайлап булганлыгын белгәннән миндә горурлык хисе уяна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
Нет комментариев