ЭМОЦИОНАЛЬ ИНТЕЛЛЕКТ НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?
Сезгә эмоцияләрегез ташып чыгып, үзегезне кулда тота алмаган чаклар танышмы? Яки бала котырып елаганда, аның нәрсә хис иткәнен аңламыйча, моңа ачуланганыгыз бармы? Боларның барысы да эмоциональ интеллект белән бәйле.
Эмоциональ интеллект нәрсә ул һәм аны ни өчен үстерергә кирәк?
Сезнең берәр кешенең ярсыган баланы бер генә сүз белән тынычландыра алуын, ә икенче кешенең, киресенчә, конфликтны тагын да көчәйтүен күргәнегез бардыр. Яки кемдер уңышсызлыктан соң тиз арада үз хәленә кайта, ә кемдер атналар буе борчылып яши. Еш кына аерма холыкта түгел, ә эмоциональ интеллект дәрәҗәсендә – EQда була.
Эмоциональ интеллект – кешенең үз эмоцияләрен һәм башкаларның хисләрен таный белүе, әңгәмәдәшенең ниятләрен аңлавы, үз халәте белән идарә итә алуы һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләр кора белүе.
Гади итеп әйткәндә: IQ мәсьәләне чишәргә ярдәм итсә, EQ шул мәсьәләне чишкәндә янәшәдәге кешеләр белән талашып бетмәскә ярдәм итә.
EQның 4 өлеше
Үз эмоцияләреңне аңлау – хәзерге мизгелдә нәрсә хис итүеңне атый белү.
Үз эмоцияләрең белән идарә итү – эчтә барысы да кайнап торганда да ачуга бирелмәү, хисләрне үзеңә дә, башкаларга да зыян китермичә кичерә белү.
Башкаларның эмоцияләрен аңлау – эмпатия, үзеңне башка кеше урынына куеп карый белү.
Мөнәсәбәтләр белән идарә итү – килешә белү, конфликтларны җайга салу, ярдәм күрсәтә алу.
Ни өчен EQ мөһим?
Озак вакытлар уңыш югары IQга бәйле дип саналды. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, эмоциональ интеллекты үсеш алган кешеләр тормышта үзләрен гармониялерәк хис итә.
Көндәлек тормышта югары EQ нәрсә бирә?
Балалар белән аралашу җиңеләя. Сез аларның көйсезләнүе артында нәрсә торганын яхшырак аңлыйсыз.
Конфликтларда тотрыклылык арта. Сез ярсуга һәм үпкәгә бирелмисез – сөйләшә, килешә аласыз.
Стресстан соң тизрәк тернәкләнәсез. Эмоцияләр тәндә атналар буе «утырып калмый» һәм сәламәтлеккә начар тәэсир итми.
Арып бетү, янып чыгу куркынычы кими. Сез арыганлык билгеләрен иртәрәк сизәсез һәм организм «баш күтәргәнче» үк ял итәргә өлгерәсез.
Парлы мөнәсәбәтләр сәламәтрәк була. Сез хисләр турында гаепләүләрсез сөйләшә аласыз һәм партнерыгызны ишетәсез, үзегезне яклау позициясенә генә бикләнеп калмыйсыз.
EQны ничек үстерергә?
IQ күпмедер дәрәҗәдә тумыштан бирелгән булса, эмоциональ интеллектны теләсә кайсы яшьтә үстереп була. Баш мие сыгылмалы, анда яңа нейрон бәйләнешләр даими барлыкка килә. Моның өчен гади күнегүләрне даими башкару җитә.
Нәрсә эшләп була?
Эмоцияләрегезне атап әйтегез. «Мин ачуланам» яки «Мин борчылам», мәсәлән. Исеме әйтелгән эмоция инде куркыныч билгесез нәрсә булып тоелмый. Аны аңлап алу үзе үк файдага эшли.
Үзегездән сорагыз: «Мин хәзер нәрсә хис итәм һәм ни өчен?» Үз-үзеңне гаепләмичә генә күзәтү башта автомат рәвештә кабатлана торган реакцияләрне шик астына куя, ә аннары аларны сәламәтрәк, файдалырак реакцияләргә алыштырырга ярдәм итә.
Бәяләмичә тыңлагыз. Кемдер үз хисләре белән уртаклашканда, киңәш бирергә ашыкмагыз, сүзен бүлмәгез. Гади генә итеп: «Мин сине ишетәм, бу чыннан да авыр/әрнүле/мөһим», – дип әйтегез.
Пауза ясагыз. Көчле эмоция вакытында шунда ук җавап кайтармагыз. Тирән итеп сулыш алыгыз, сулышыгызны чыгарыгыз, эчтән унга кадәр санагыз. Шушы вакыт эчендә баш мие «һөҗүм» режимыннан «аңлау» режимына күчә ала.
Үсеш алган эмоциональ интеллект безне идеаль итми. Без барыбер ачуланачакбыз, үпкәләячәкбез, ялгышачакбыз һәм кайчак якын кешеләргә дә, якын булмаганнарга да тавыш күтәрергә мөмкинбез. Бу – нормаль хәл.
Ләкин EQ үсеш алган булганда без:
нәрсәдер дөрес бармавын тизрәк сизәбез;
үзебезне ресурслы халәткә кайтара беләбез;
талаштан соң мөнәсәбәтләрне җиңелрәк җайлыйбыз;
үзебезне дә, башкаларны да тирәнрәк аңлыйбыз.
Ә бу, мөгаен, ныклы гаилә корырга, балалар белән элемтәне сакларга һәм тирә-яктагы дөнья тотрыксыз булганда да үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә торган иң мөһим нәрсәләрнең берседер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
-
4 мая 2026 - 15:36
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА УЗА?
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
Нет комментариев