ҖИР АСТЫНДАГЫ ШӘҺӘР: МӘСКӘҮ МЕТРОСЫ СЕРЛӘРЕ
15 май - Мәскәү метрополитены көне. Шул уңайдан, аның турындагы кызыклы фактлар белән танышып узыйк.
1935 елда ачылган Мәскәү метросы бүген инде гади транспорт кына түгел, ә чын инженерлык шедевры һәм шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше. Хәзер ул 14 линия һәм 271 станцияне берләштерә. Көн саен аның тоннельләре аша 7-8 миллион кеше үтә.
Метроның иң тирән ноктасы – «Парк Победы» станциясе. Ул җир өстеннән 73 метр аста урнашкан. Пассажирларны өскә күтәрүче эскалатор 126 метрны тәшкил итә.
Мәскәү метросының зур боҗра линиясе – үзе бер тарих. Аның озынлыгы 57,5 километрны тәшкил итә һәм ул бүген Европадагы иң озын җир асты метро юлы булып санала. Мондый масштаблы проектлар шәһәрнең үсеш тизлеген һәм инфраструктурасының алга киткән булуын күрсәтә.
Метро эчендә хәтта иң тар станцияләр дә бар. «Москва-Сити» станциясе платформалары 2 метрдан да таррак. Бу участок башта мини-метро концепциясе буларак проектланган, шуңа күрә бүген дә ул гадәти станцияләрдән аерылып тора.
Ә иң озын платформа — «Воробьёвы горы» станциясе. Аның озынлыгы 282 метр, бу стандарт күрсәткечтән шактый зуррак. Станциянең үзенчәлеге шунда: ул күпер өстендә урнашкан һәм Мәскәү елгасы аша үтә. Биредән шәһәрнең яшеллеккә күмелгән панорамасы ачыла.
Вакыт агышы метроны да үзгәртә. Әмма бүген дә юлларда 1990-1996 елларда җитештерелгән «номерлы» вагоннар йөри. Аларны Люблинско-Дмитровская линиясе һәм Замоскворецкая линияседә очратырга мөмкин. Бу поездлар – бер чорның тере шаһитләре, шәһәр тарихының хәрәкәттәге истәлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев