ШОКОЛАДЛЫ БАНАН, ҖИЛӘК ҺӘМ ФИНИК
Кайвакыт тәмлүшканы озак пешермичә дә әзерләп була. Соңгы елларда социаль челтәрләрдә популярлашкан шоколадка манылган җимешләр – нәкъ шундый вариант. Алар матур күренә, файдалы ингредиентлардан тора һәм җайлы ясала. Өстәвенә, бу десертны балалар да, олылар да үз итә.
Нәрсә кирәк?
1-2 банан
200 г җиләк
150 г финик (төшсез)
100-150 г кара шоколад
1 аш кашыгы кокос мае (теләк буенча)
Әзерләү процессы
Башта шоколадны вак кисәкләргә бүлеп, микродулкынлы мичтә эретәбез. Аңа аз гына кокос мае өстәсәң, текстурасы тагын да йомшаграк була.
Бананны түгәрәкләп кисәбез. Җиләкне юабыз һәм киптерәбез, ә финикларны урталай ярып, эченә чикләвек тыгабыз.
Аннары иң кызык өлеш башлана: һәр җимешне эретелгән шоколадка манабыз. Моны чәнечке яки агач таякчык ярдәмендә эшләү уңайлы. Шоколад белән капланган җимешләрне пергамент кәгазьгә тезеп куябыз.
Өстенә вакланган чикләвек, кокос яки башка бизәкләр сибәргә була.
Ахырдан десертны суыткычка 20–30 минутка куябыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев