БДИДА НӘРСӘ ЯРЫЙ, НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?
БДИ – үзеңнең белем сандыгыңны сынау. Әлеге имтихан якты киләчәккә ачкыч, хыялларга таба бер адым. Әрнү, шатлык, күз яшьләре, сөенү, сабыр итү, көтү, өметләнү – барысы да шунда. Бу сынау аша узучы кеше үз көчен, белемен, сабырлыгын сыный. БДИ-2026 өчен һәр фән буенча рөхсәт ителгән һәм тыелган әйберләр исемлеге, шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен без бер урынга җыйдык.
Барлык катнашучылар өчен дә гомуми рөхсәт ителгән әйберләр:
- Паспорт (яки шәхесне раслаучы башка документ)
- Кара төстәге гельле яки капилляр каләм (запас белән)
- Су шешәсе (этикеткасыз)
- Җиңелчә ашамлык (шоколад, печенье яки җиңелчә бутерброд. Иң мөһиме: башкаларга комачауламаска )
- Дарулар (табиб рецепты булган очракта гына)
- ОВЗ булган катнашучылар өчен махсус техник чаралар (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар үзләре белән имтиханны уңайлы тапшыру өчен кирәкле махсус техник чаралар йөртә ала).
Фәннәр буенча рөхсәт ителгән өстәмә әйберләр:
- Рус теле
Рөхсәт ителә: кара гельле яки капилляр каләм
- Математика
Рөхсәт ителә: кара гельле каләм, белешмә мәгълүматы булмаган сызгыч (линейка).
Тыела: калькулятор, циркуль, транспортир, формулалар, таблицалар.
- Физика
Рөхсәт ителә: кара гельле каләм, программалаштырылмый торган калькулятор; белешмә мәгълүматы булмаган сызгыч.
Тыела: формулар җыентыклары, программалаштырыла торган калькуляторлар
4. Химия
Рөхсәт ителә: кара гельле каләм, программалаштырылмый торган калькулятор.
Тыела: шәхси белешмә материаллары, үзең чыгартып алып килгән периодик, эрүчәнлек һәм башка таблицалар.
5. Биология
Рөхсәт ителә: кара гельле каләм, программалаштырылмый торган калькулятор. Барлык кирәкле схемалар һәм таблицалар контроль-үлчәү материалларында (КИМ) яки оештыручылар тарафыннан биреләчәк.
6. География
Рөхсәт ителә: кара гельле каләм, программалаштырылмый торган калькулятор, белешмә мәгълүматы булмаган сызгыч, траспортир. Географик карталар имтихан үткәрү пункты оештырылган белем бирү оешмасы тарафыннан бирелә.
Тыела: атласлар, шәхси карталар.
7. Әдәбият
Рөхсәт ителә: орфографик сүзлек, әмма мөһим нюанс бар: сүзлекләр имтихан үткәрү пункты оештырылган белем бирү оешмасы тарафыннан бирелергә тиеш. Билгеләүләр яки кыстыргычлар белән үз шәхси сүзлекләреңне алып керергә ярамый.
Тыела: әсәрләр тексты, шәхси сүзлекләр, әдәби тәнкыйть материаллары.
8. Тарих
Рөхсәт ителә: кара төстәге гельле яки капилляр каләм.
Тыела: карталар, белешмәлекләр, даталар таблицасы.
9. Җәмгыять белеме
Рөхсәт ителә: кара төстәге гельле яки капилляр каләм.
Тыела: Конституция тексты, законнар җыентыгы.
10. Чит телләр (инглиз, немец, француз, испан)
Рөхсәт ителә: кара төстәге гельле яки капилляр каләм. Тыңлап аңлау һәм телдән җавап бирү өчен җиһазлар аудиторияләрдә булачак.
Тыела: сүзлекләр, телефоннар, күчереп язу җайланмалары
11. Информатика һәм ИКТ
Рөхсәт ителә: кара төстәге гельле яки капилляр каләм. Биремнәрне хәл итә торган кирәкле программалары булган компьютерны аудиториядә бирәчәкләр. Анда интернет булмаячак.
Тыела: шәхси флешкалар, дисклар, телефоннар
Барлык фәннәр өчен тыелган әйберләр:
- Теләсә нинди элемтә чаралары (телефон, смарт-сәгать, гарнитура, фитнес-трекер)
- Программалаштырыла торган калькуляторлар
- Белешмә материаллар, шпаргалкалар, язмалар
- Аудио- яки видео-язма алу җиһазлары
- Төсле каләмнәр, фломастерлар, корректор
- Зур сумкалар, портфельләр (шәхси әйберләр махсус урында калдырыла)
- Китаплар, дәфтәрләр, журналлар
Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
1. БДИ башлануга кимендә 30 минут кала имтихан үткәрү пунктына килеп җитү.
2. Барлык шәхси әйберләрне махсус гардеробка яки шкафка калдыру.
3. Аудиториягә кергәндә паспортны күрсәтү.
4. Үз урыныңда гына утыру, күршеләргә комачауламау.
5. Бер-берең белән сөйләшү, ымлашу, кәгазь алышу тыела.
6. Сорау бирү өчен кул күтәрергә, күзәтүче чакыргач кына сөйләшергә.
7. Каләм чыңлавы яки башка тавышлар чыгарудан тыелу.
8. Тыелган әйберләр табылса, имтиханнан чыгарылу һәм нәтиҗәләрнең гамәлдән чыгарылуы мөмкин.
9. Имтихан тәмамлангач, барлык материалларны (җавап битләре, караламалар) күзәтүчегә тапшыру.
10. Караламаларны, имтихан материалларын аудиториядән чыгару тыела.
11. Имтиханнан чыккач, коридорда тынлык саклау, башка катнашучыларга комачауламау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев