Логотип Идель
Бу – тема!

«АПАС»НЫЙ РАЙОНГА СӘЯХӘТ

Республикабызның тарихи «Тау ягы»нда урнашкан Апаста булганыгыз бар идеме әле? Апас – чагыштырмача яшь район: аңа нибары 95 яшь. Шулай да туган ягымның үзенә генә хас аерым бер ритмы бар. Әйдәгез, башкалабызның көньяк-көнбатышында урнашкан Апас буенча кечкенә генә экскурсиябезне башлыйк!

СПОРТ ЯИСӘ СПОРТ?

Апаста адым саен спортка бәйле биналар, корылмалар очратып була. Үзәк ял паркында шәп памп-трек, янында гына боз сарае, аннан аз гына үткәч, бассейн һәм спорт залы. Ел әйләнәсе иркенләп футбол белән шөгыльләнәсең килсә, махсус манеж һәм хәтта футбол аренасы да бар. Бу әле биналар гына, ә күпме урам тренажёрлары… Кыскасы, киләчәктә безнең кызлар-егетләр арасыннан да Роналдо кебек бөек һәм текә спортчылар чыгар дип өметләнәбез.

ТАБИГАТЬ ХӘЗИНӘСЕ – ГРАН-ТАУ

Гран-тау – Апас районы территориясендәге мәйданы 120 гектарга якын ландшафтлы табигать истәлеге. Бу урынның төп кыйммәте булып гаять зур биологик төрлелек тора. Биредә киң яфраклы һәм катнаш урман кишәрлекләре, шулай ук төбәк өчен сирәк очрый торган уникаль үсемлекләр (чын башмакчәчәк, киң яфраклы йод үләне, кызыл серкәбаш) очрый.

Тулаем алганда, бу табигать һәйкәле уникаль экосистема булып санала, чөнки биредә киң яфраклы урманнар зонасы урман-далага күчә. Мондый махсус сакланылучы табигать территорияләре (МСТТ) безнең республикабызда бик сирәк очрый. Ә сезнең районда мондый шәп урын бармы?

КЫЗ-ТАУ ҺӘМ СЕРЛЕ САРАЙ

Төрле легендалар һәм серле урыннар яратасың икән, димәк, сиңа Апаска юл тотарга кирәк. Районыбызның Дәвеш авылы янында, Зөя елгасының таулы ярында риваятьләргә бай урыннарның берсе – Кыз-тау урнашкан. Иң билгеле риваять буенча, әлеге тау башында Алтын Урда дәүләтенең ханы Җанибәкнең  чибәр кызы күмелгән. Шуңа күрә ул «Кыз-тау» дип атала да. Аның янында сарайга охшаган корылма да бар. Әмма җирле халык әйтүе буенча, бу – элеккеге гидроэлектростанция. Әлеге урын хәзинә эзләүчеләрне һәм тарих белән кызыксынучыларны күптәннән җәлеп итә. 

ГОРУРЛАНЫР ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ БАР!

Районыбыз танылган шәхесләр белән дан тота. Күбегезнең Шәүкәт Галиевнең «Шәвәли маҗаралары»н укыганы бардыр. Әмма шагыйрьнең туган ягы хәзерге Апас районы Бакырчы авылы икәнен белә идегезме? Әлеге авылда мәктәп тә аның исемен йөртә. Халкыбызның танылган композиторы Сара Садыйкованың нәсел тамырлары да Апас ягына барып тоташа. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Габдрахманов һәм Илсөя Төхвәтуллина да – безнең якташларыбыз! Күпме шәхесләргә илһам биреп торасың син, Апасым!

«АПАС»НЫЙ ФАКТЛАР

1) 1986 елда Апас территориясендә Алтын Урда чоры акчаларын тапканнар. Җир астыннан барлыгы 24 200 тәңкә чыгарылган. Әлеге табышны «Каратун хәзинәсе» дип йөртәләр. һәм ул Алтын Урда (җучид) тәңкәләре хәзинәләренең иң зурысы булып санала. Бу акчага ничә тонна шоколад алып булыр иде икән?

2) Бистәбезнең иң биек тавында зур хәрефләр белән «АПАС» дип язылган (нәкъ океан артында урнашкан калкулыкта кебек). Кичен язу төрле төсләр белән дә яна әле! Шунысы кызык: әлеге язу Апасның бөтен ягыннан да бик матур итеп күренеп тора. Рәсәй һәм Татарстан Республикасы флаглары төсендә чиратлап януы аерым бер үзенчәлек өсти!

3) Районыбызда төзелеш процессы беркайчан да туктамый һәм район икътисадының өстенлекле юнәлеше булып кала. Соңгы өч елда гына да 130га якын яңа яисә төзекләндерелгән объектлар ачылды.

(пе.си. районыбыз исемдә генә «Апас»ный, чынлыкта аның халкы бик кунакчыл һәм ачык йөзле. Шуңа күрә шәһәр тавышыннан качып, ялларны матур үткәрергә теләсәгез, Апаска килегез.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев