Театр тег белән яңалыклар
-
«ЧАЙКЫЙ» ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле. Татар сәхнәсе өчен көтелмәгән жанр – хип-хопера. «Иттифак» төркеме, Гоголь алымнары, вакыты-вакыты белән кринж-моментлар белән тулы спектакль турында безнең язмада укыгыз! -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ITTIFAQ ТӨРКЕМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ХИП-ХОПЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ
19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (18+) тәкъдим итә. Әлеге спектакль – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. -
ЗУРЛАРДАН ДА ОСТАРАК УЙНАУЧЫ АКТЕРЛАРДАН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «АПУШ»ТА ПРЕМЬЕРА!
21 февраль көнне бар Казан «Киләчәк уеннары» белән гөрләгәндә, «Апуш» татар балалар театр студиясе Халыкара туган тел көне уңаеннан искиткеч премьера тәкъдим итте. «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен без дә күрдек, сокландык һәм сезгә аның турында сөйләргә әзер! Киттек! -
АХМАТОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯҢГЫРАЯЧАК?
Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итә – Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРАЛЬ КВИЗ» ҮТКӘРӘ
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» үткәрәчәк. Чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышланган. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. -
«АПУШ»та ЯҢА СУЛЫШЛЫ СПЕКТАКЛЬ – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» МЮЗИКЛЫ
18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын гөрләтте. Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган мюзикл типик спектакльдән аерылып торса да асылы шул ук: шаян персонажлар, эчкерсез һәм гади авыл эте Акбай, дуслык һәм күңел ачу. Премьерада без дә булып кайттык. -
«ХАНУМА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – ЯҢА МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
27 гыйнварда Кариев театры «Ханума» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак. -
«АПУШ»ТАН – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» ПРЕМЬЕРАСЫ!
18 гыйнварда «Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итәчәк. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора. -
2024 ЕЛДА МӘДӘНИ ӨЛКӘДӘ КӨТЕЛГӘН ТӨП ЧАРА ҺӘМ ПРОЕКТЛАР
Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт циркында журналистлар өчен йомгаклау матбугат конференциясен уздырды. Министр 2024 елда мәдәни өлкәдә көтелгән проектлар һәм чаралар белән кыскача таныштырды. Безнең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булып тоелган яңалыкларны түбәндә китердек. -
«АПУШ» СТУДИЯСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА – «БОЗНЫ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК» СПЕКТАКЛЕ
18 һәм 19 декабрь көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын – «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелды. Премьераны 1000гә якын карады. -
БУ СПЕКТАЛЬНЕ БАРЛЫК СӘХНӘДӘ ДӘ УЙНАП БУЛА: КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера: «Театр у школьной доски» проекты кысаларында А.С.Пушкин әсәренә нигезләнеп «Барышня-крестьянка» спектакле тәкъдим ителде. Аның төп үзенчәлеге – бу спектальне актерлар теләсә кайсы мәйданчыкта уйный алачак. -
«БӘЛӘКӘЙ ПРИНЦ» – ТИНЧУРИН СӘХНӘСЕНДӘ УНИКАЛЬ СПЕКТАКЛЬ
9 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясе «Бәләкәй принц» тормышчан әкиятен тәкъдим итте. Спектакль Разил Вәлиевның Антуан де Сент-Экзюпери әсәренең тәрҗемәсе буенча куелды. Аның режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов. Рольләрне әле яшь актерлар – студия укучылары башкарды. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
15-16 декабрьдә Г. Кариев театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен тәкъдим итәчәк. Театр барыбызга да мәктәптән бирле таныш булган язучының иҗатына сәхнәдә күз салырга чакыра. -
МЫРАУ БАТЫРНЫҢ ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ: ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ БАЛАЧАК КУМИРЫ КИРЕ КАЙТТЫ!
Бәрәзә авылы, Ризван бай йорты, аю, төлке, тычканнар һәм ялкау, ләкин шул ук вакытта кыю песи. Бу сүзләр хәзерге яшьләр өчен ниндидер сәер тезмә булып тоелса, ә әти-әниләргә балачакның иң яраткан татар мьюзиклын хәтерләтер. Әлбәттә сүз Мырау батыр әкияте турында бара. Ләкин курчак – ул бер хәл, ә яраткан геройларыңны зур сәхнәдә яисә экраннан күрү – ул гомумән башка әйбер бит. -
КАЗАНГА ЧЕХОВ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘСКӘҮ ТЕАТРЫ КИЛӘ
4-5 декабрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры «Винни-Пуховские чтения» һәм «Телефон доверия» спектакльләрен күрсәтәчәк дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.