АХМАТОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯҢГЫРАЯЧАК?
Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итә – Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак.
Узган елның октябрендә Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлаган иде. 28 февраль 13:00 сәгатьтә Кариев театрының Кече залына чираттагы спектакль-квартирник узачак. Ул «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» дип атала. Режиссеры – Эльдар Гатауллин.
«Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар 45 минут дәвамында, Анна Ахматова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичәчәкләр. Аның иҗаты нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр. Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак», – дип уртаклашты театр директоры Луиза Шарова.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев