Логотип Идель
Бу – тема!

«АПУШ»та ЯҢА СУЛЫШЛЫ СПЕКТАКЛЬ – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» МЮЗИКЛЫ

18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын гөрләтте. Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган мюзикл типик спектакльдән аерылып торса да асылы шул ук: шаян персонажлар, эчкерсез һәм гади авыл эте Акбай, дуслык һәм күңел ачу. Премьерада без дә булып кайттык. Спектакльнең иң күңелле мизгелләре турында хәзер сөйлибез. Киттек!

«Апуш» студиясе куйган спектакльнең төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Биредә яшь актерлар оркестр уйнавына җырладылар. Музыка өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан торган «Музафаров-бэнд» дигән төркем җавап бирде. Икенче бер үзенчәлек итеп спектакльнең замана тамашачыларына яраклаштырылганын әйтеп була. Барби кебек киенгән нәни этләр, сленг. Кыскасы, хәзерге заман балаларында «бу нәрсә инде?» дигән сорау тумаячак.

Спектакльдә сокландырган әйберләр шактый. Искиткеч музыкаль һәм визуаль бизәлештән тыш, актерларның уены да бик югары дәрәҗәдә иде. Мәктәп укучылары булуларына карамастан һәр артист үзенең ролен тиешенчә башкарды. Бер карасаң, хайван булып уйнау шактый көч тәлап итә: мимика, тән хәрәкәтләре, хайваннар чыгарган тавышлар. «Апуш» студиясе шәкертләренең уены бик тере иде, Тәмлетамак чын песи кебек кыланды, ә Акбай чын авыл эте була алды. Чулпан мәдәният йортындагы студиянең үзенчәлекле ягы бар актерларның да җырга сәләте. Шуңа да мюзиклдагы партияләрне башкару аларга җиңел бирелде. Иң куандырганы сәхнәдә «Ялкын» журналында чыккан яшьләрне күрү иде.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, беренче булып Акбай ролен башкарган Әсхәт Хисмәтов та бар иде.

«Бик әйбәт заманча спектакль булды. Күңелем тулды, яшь чагыма кайттым. Алга таба да сезгә уңышлар телим. Мәрхүм

Марсель абый Сәлимҗанов театрларга балаларыгызны ешрак алып килегез” – дип әйтә иде, үзе балаларны бик яратты. Шушында театрга килгәч, аларга театр “җене” кереп кала, бәлки үзләре дә зур артистлар булып китәрләр” – дия иде. «Апуш» студиясе булгач, татар халкы бетмәс. Исән-сау булып, матур итеп эшләргә язсын, зур уңышлар сезгә», – дип яшь артистларны сәхнәдән котлады ул.

Студиядә шәкертләрне тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия артисты, сәхнә теле остазы – Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова өйрәтә.

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.  Студиядә тиздән тагы бер премьера булачак: 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көнендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче төркем шәкертләре «Мәкәрҗә кичләре» спектаклен тәкъдим итәчәк.

«Авыл эте Акбай» спектакле 26 февраль көнне кабаттан күрсәтеләчәк. Рольләрне инде икенче состав уйнаячак, бу барлык укучыларның да үзләрен сынап карау максатыннан ясала.

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев