Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ

15-16 декабрьдә Г. Кариев театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен тәкъдим итәчәк. Театр барыбызга да мәктәптән бирле таныш булган язучының иҗатына сәхнәдә күз салырга чакыра. 

Туган туфрак... Барысы да шунда башлана һәм шунда тәмамлана. Ә менә кем булуыңны, кайдан икәнеңне оныту өчен күпме вакыт һәм ара ераклыгы кирәк? Балалар авыру әниләрен үлеп барган авылдан зур шәһәргә алып килә. Бар да дөрес шикелле: монда аны карыйлар, тәрбиялиләр, дәвалыйлар. Әмма берәүнең дә җан авазын тыңларга, васыятенә колак салырга вакыты юк. Бу васыять алар өчен – буш сүз генә. Балалар нигезне саклаудан баш тарта, ләкин оныклар өчен әбинең сүзләре, тәжрибәсе үз нигезен белер, таныр өчен – соңгы мөмкинлек. 

Вафаты алдыннан Акъәбинең соңгы гозере бар. Ул гозерне үтәргә кем дә булса табылырмы? Оныклар – кечкенә нәселнең һәм зур халыкның якты киләчәге, алар дөрес адым ясый алырлармы?.. Һәм әбиләреннән бөркелгән Матурлыкны сакларга көчләре җитәрме? 

«Без инде ике ел Еникигә кагылырга кыймыйча гына йөри идек. Хәзер аның иң матур хикәяләренә кагыласы килде. Еникинең мәңгелек кыйммәтләр белән тулы дөньясы һәм матурлык турында сөйләшү бүген гаиләләргә кирәк кебек тоелды», – дип билгеләп үтте театр директоры Луиза Шарова. 

Премьераның инсценировка авторы Булат Минкин исә спектакльнең ник нәкъ менә «Матурлык» дип аталуы турында әйтеп узды: 
«Матурлык уза, аның кадере бетә бара, матур әйбер югалып бара, шуңа бу исемен калдырдык. «Матурлык» төшенчәсе Еникинең бөтен иҗатына кагыла», – диде ул.

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев