Логотип Идель
Бу – тема!

МЫРАУ БАТЫРНЫҢ ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ: ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ БАЛАЧАК КУМИРЫ КИРЕ КАЙТТЫ!

Бәрәзә авылы, Ризван бай йорты, аю, төлке, тычканнар һәм ялкау, ләкин шул ук вакытта кыю песи. Бу сүзләр хәзерге яшьләр өчен ниндидер сәер тезмә булып тоелса, ә әти-әниләргә балачакның иң яраткан татар мьюзиклын хәтерләтер. Әлбәттә сүз Мырау батыр әкияте турында бара. 1989 елны ТНВ телеканалында чыккан Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган җирән мәче турындагы мьюзикл татар телевидениесы өчен зур ачыш булган. Ул чор балаларына Мырау батыр – Дисней мультфильмнары геройлары белән бер рәттә торучы кумир, ә бу рольне башкарган Илдар Хәйруллин йолдыз булып кабул ителгән.

2021 елда Әкият курчак театрында Мырау батырның курчаклы версиясе инде чыккан иде, аны да тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Ләкин курчак – ул бер хәл, ә яраткан геройларыңны зур сәхнәдә яисә экраннан күрү – ул гомумән башка әйбер бит. Бу эшкә Мырау батыр үзе – Илдар абый Хәйруллин алынырга булды. Нәкъ менә ул Чулпан мәдәният үзәгендә балаларның яраткан әсәрен яңадан куярга булды. Яңа локацияләр, яңа җырлар, ә иң мөһиме – яңа Мырау батыр! Без бу спектакльне үз күзләребез белән күрдек һәм аның иң якты һәм истә калган мизгелләре белән бүлешергә булдык. Яңа Мырау иске Мыраудан нәрсәсе белән аерыла соң? Хәзер сөйлибез! Киттек!

1. Геройларның костюмнары балачак триггеры булудан туктады

Мырау батырның телевизион версиясе ни кадәр генә кызык, мавыктыргыч һәм җанга рәхәт булса да, күпләр өчен песи һәм башка җәнлекләр костюмнары куркыныч һәм бик сәер булып тоела иде. Яңа Мырау батырда исә песикәйне сыйпыйсы, ә мескен куян балаларын тотып сөясе килә. Чөнки спектакльнең барлык костюмнары шундый шәп һәм матур итеп эшләнгән.

2. Спектакль шактый кыскарган

Телевизион версиядә «Мырау батыр» – 12 өлештән (һәрберсе якынча 20 минут дәвам итә) торган мультсериал. Нәкый Исәнбәтнәң оригиналь әсәре андый ук зур түгел, шуңа күрә дә сценарий авторлары шактый текстны үзләре язган. Яңа спектакль исә 1 сәгать бара. Әмма сез моны аз димәгез! Шул вакыт эчендә тамашачы бар геройлар белән танышырга, песинең төрле якларын күрергә, кульминация һәм чишелешне тамаша кылырга өлгерә. Өстәвенә, бу спектакль балалар өчен, ә алар өчен сәгать буе тик утыру үзе бер батырлык.

3. Ана-куян һәм аның балалары булган өлеш эллекечә иң мөлаем эпизодмы?

Сериалда Венера Ганиева башкаруындагы ана куян роленнән күпләрнең күңеле тулгандыр, мөгаен. Аларның ап-ак булулары һәм фонда барган искиткеч җыр беркемне дә битараф калдыра алмый. «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган спектакльдә дә Ана-куян һәм аның нәниләре булган өлеш, минемчә, иң матуры. Ләйсән Закирова бу рольне һәм җырларын бик шәп башкара. Ә яшь артистларның уйнавы һәм сәләте аерым мактауларга лаек.

4. Краш-бүре

Эш костюмдамы, артисттамы икән, белмим. Ләкин ТНВ дагы бүредән минем курку хисе соклану хисеннән көчлерәк иде. Ә яңа спектакльдә – киресенчә. Моңа Рөстәм Асаевның шәп уйнавы, шәп костюм, кечкенә бүреләр командасы сәбәпчедер, күрәсең. Бу бүредән хәтта ара-тирә «Ну, погоди!» вайбы сизелеп тора иде.

5. Мәрьямне ни өчен урладылар: ягъни сценарийдагы үзгәрешләр

Бу спектакльдә Мырау батырның яраткан хуҗасы чибәр татар кызы образында, ә телевизион версиядә ул 90 еллар башына хас булганча киенүче замана татар кызы. Өстәвенә, яңа спектальдә аны урман хайваннары урлап китә, ә кыю Мырау аны коткарырга бара. Гомумән, спектакльдә үзгәрешләр һәм төшеп калган әйберләр күп. Ләкин бу сюжетның асылын аңларга комачауламый.

6. Тычканнар саны кимегән

ТНВдагы сериалда тычканнарның саны 100дән артадыр, мөгаен. Ә аларның гел койрыкларын әйләндерүләре әле дә минем күз алдымда тора. Спектакльдә тычканнар саны кимегән. Ләкин спектакльдә алар оригиналдагыча төп урынны алып торучылар һәм Ризван байның келәтен бушатучылар. Спектакль барышында да алар Мырау белән талашырга да, дуслашырга да өлгерәләр.

7. Мырау шул ук ялкау һәм кыю песи!

Әти-әниләр балачагында да, безнең көннәрдә дә Мырау – чын краш. 90 елларда ул бу роль өчен Илдар Хәйруллинга рәхмәт әйтсәк, бүген исә рәхмәтне Рафаэль Якуповка җиткерәсе. Артистларның икесенә дә мәче «җене» кагылган диярсең. Фирменный «мяу» диюләре генә ни тора. Мырау батыр үзенең хәйләкәрлеген, ялкаулыгын һәм шуклыгын югалтмаган. Бу спектакльгә, һичшиксез, барырга кирәк!

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев