Бәрәзә авылы, Ризван бай йорты, аю, төлке, тычканнар һәм ялкау, ләкин шул ук вакытта кыю песи. Бу сүзләр хәзерге яшьләр өчен ниндидер сәер тезмә булып тоелса, ә әти-әниләргә балачакның иң яраткан татар мьюзиклын хәтерләтер. Әлбәттә сүз Мырау батыр әкияте турында бара. Ләкин курчак – ул бер хәл, ә яраткан геройларыңны зур сәхнәдә яисә экраннан күрү – ул гомумән башка әйбер бит.