Театр тег белән яңалыклар
-
XV «ҺӨНӘР» ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕННӘН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?
1-7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. Бу елгы фестивальнең үзенчәлекләре белән язмада таныштырабыз. Программа белән дә биредә яхшылап танышып чыга аласың. Иң кызыклы спектакльләрне карарга син дә кил! -
БАШКОРТ ТЕАТРЫ КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯЧАК
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Казан тамашачысына иң популяр спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Театр гастрольләре 14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. -
ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ҺӘМ ГАИЛӘ ТЕАТРЛАРЫНА БАГЫШЛАНГАН I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
2 ноябрьдә К.Тинчурин театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Нәкъ менә шунда иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын ачыкладылар. -
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР КОЛЛЕКТИВЛАРЫН ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективларын «Театраль Идел буе» фестивалендә катнашырга чакыралар. Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте. -
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ ГАШЫЙК ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРЫНДА АУДИОСПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Казан рус яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакль тәкъдим итә. Ирина Васьковская пьесасы буенча әзерләнгән «Без. Трамвай. Мәхәббәт» спектакле гашыйк яшүсмерләр Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович тарихын сөйләячәк. -
ХХ ГАСЫР БЕЛӘН ЙӨЗГӘ-ЙӨЗ ОЧРАШУ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН – «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» ИНТЕРАКТИВ ПРЕМЬЕРАСЫ
Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера чыгарды. Матбугат конференциясендә артистлар һәм режиссер Туфан Имаметдинов премьера турында бик тәмле итеп сөйләгәч, спектакльне һичшиксез барып күрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идем. Кыскасы, карап кайттым һәм аның үзенчәлекләре, премьераны карау өчен 4 сәбәп турында түбәндә язып чыктым. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «ТАТЛЫ ФАБРИКА»ЛЫ КИЧӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
23 июньдә Кариев театры «35 тән – 5» дип аталган 35 юбилей сезонының ябылу кичәсен уздырды. Юбилей сезонын ябу чарасына без дә барып кайттык. Тамашада яшь тамашачылар театры «Татлы фабрика» итеп сурәтләнде. Бәйрәм кичәсе тамашачыларга театрда төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. -
«ПОЧЕМУ? ПОТОМУ ЧТО ТАК ЗАХОТЕЛА!»: ЯҢА ЧӘЧКАП МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ «ЧИСТО ЧИСТА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Мин әлеге проектта тәкъдим ителгән соңгы һәм татар телендә булган бердәнбер «Чисто Чиста» спектаклен карадым. Спектакльнең төп кураторлары – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиев. Сәхнәдә – Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары. Арканы төз тотып, җитди йөз сакларга тырышып утырдым да, спектакль азагында баш-аягым белән үземнең яшүсмерлегенә чумып еладым.