КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ ГАШЫЙК ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРЫНДА АУДИОСПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Казан рус яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакль тәкъдим итә. Ирина Васьковская пьесасы буенча әзерләнгән «Без. Трамвай. Мәхәббәт» спектакле гашыйк яшүсмерләр Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович тарихын сөйләячәк.
«Без. Трамвай. Мәхәббәт» аудиоспектакле чәршәмбе саен 23:00 сәгатьтә «Җиңү проспекты» метро станциясе» тукталышыннан (Азино ягына) уйнатыла башлаячак. Соңгы тукталыш «Тимер юл вокзалы» булачак. Спектакльнең озынлыгы бер сәгатькә якын, тамашачыларга колакчыннар таратылачак, ә декорацияләр Казан күренешләре булачак. Билет сату август аенда ачылачак, аудиоспектакль 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Яшь тамашачы театры матбугат хезмәтендә.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев