«ПОЧЕМУ? ПОТОМУ ЧТО ТАК ЗАХОТЕЛА!»: ЯҢА ЧӘЧКАП МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ «ЧИСТО ЧИСТА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Әгәр сез бу язмада үпкә, үкенеч төсмерләре тойсагыз, белегез: әлеге спектакльне 15 яшьлек Гүзәл карады, һәм текст та – аның кул эше.
Башта бу спектакльнең ни рәвешле дөньяга килүе турында бер-ике сүз. «Видимо-невидимо» исемле проект кысаларында республикабызның төрле авылларында укучылар социаль театр хезмәткәрләре белән берлектә спектакльләр әзерли. Башта апрель аенда татар, рус һәм икетелле мәктәпләрдән гаризалар кабул ителә. Сайлап алынган мәктәпләр белән эш башта онлайн форматта барса, соңрак кураторлар ике атна дәвамында укучылар белән оффлайн эш алып бара. Үз мәктәпләрендә күрсәткәннән соң, 4 спектакль 16-18 июнь көннәрендә «Җәйге китап фестивале» кысаларында «Моң» театраль мәйданчыгында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Мин әлеге проектта тәкъдим ителгән соңгы һәм татар телендә булган бердәнбер «Чисто Чиста» спектаклен карадым. Спектакльнең төп кураторлары – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиев. Сәхнәдә – Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары. Сул ягымда – башка спектакльләрдә катнашкан укучылар, уң ягымда – Рабит абый Батулла. Арканы төз тотып, җитди йөз сакларга тырышып утырдым да, спектакль азагында баш-аягым белән үземнең яшүсмерлегенә чумып еладым.
Спектакль тамашачылар залга җыелган мәлдә үк башланды. 12 егет-кыз шартлы тавыш сигналлары яңгыраган саен әкренәеп я тизләнеп сәхнәдәге көрәш келәмендә йөри. 40 минутлык спектакльдә барлык күренешләр дә шул келәмдә бара. Бу вакыт аралыгында егет-кызлар мафия уйный, җырлый, үзләренең дуслары, авыл турында сөйли, көрәшә. Көрәш монда юкка түгел, егетләр чыннан да көрәш белән актив шөгыльләнә, ярышларда җиңүләр яулый икән. Монысын алар спектакль тәмамлангач фикер алышу барышында сөйләде.
«Чисто Чиста»да үсмерләр нәкъ үсмерләрчә сөйли. Биредә мин аларның нәрсә сөйләүләрен дә, ничек сөйләүләрен дә күз алдында тотам. Менә бер кыз үзенең иптәше белән телефоннан сөйләшә. Үзенең егете турында сөйли ул – подъезд каршындагы «Пятёрочка» янында күрешүләре, егетнең туңдырма алып бирүе моның барысын да тәрәзәдән кызның апасы карап торуы телгә алына. Егете Марат Яруллинны тыңлый икән – кызга җырчының «Миңа нишләргә?» клибын җибәргән.
Менә кызлар келәмдә тезләнеп утырып мәктәп, үзләренең дуслары турында сөйли. Һәрберсе сүзен «мин беләм!» – дип башлый. «Мин беләм! Зилә көн дә малайлар белән урамда йөри, һәм малайлар аңардан көн дә су эчәргә су алып чыгарга сорый», «Мин беләм! Ә беркөнне Зилә су алып чыкмады. Почему? Потому что так захотела!»
Менә ике егет алгарак чыгып авылдагы урамнар, һәр урамдагы неформальный лидер турында сөйли. Берсе татарча сөйли, икенчесе русчага күчереп бара. «Динарлар урамы бик каты да ялгыз. Динар урамда берүзе. Динар иртәнге сәгать дүрттә торып физарядка ясый».
Кыскасы, сәхнәдә яшүсмерләр үзләре игътибар иткән, кызыксынган, бәхәсләшергә теләгән темалар яңгырый.
Спектакль башында, муенына сыбызгы таккан егет көрәштәге жестларның ни аңлатуын сөйли. Ә азакта алар барысы бергә музыка ритмына ияреп, шул жестларны кабатлый – үзенә күрә бер флешмоб. Мин монда җәмгыятьнең яшүсмерләрне билгеле бер кысаларга кертеп сүтеп-кору омтылышын күрдем. Өлкәннәр, мәктәп системасы яшүсмерләрне ничек бар шулай кабул итәргә теләми, аларны матур итеп киендереп, микрофон каршына бастырып, «дөрес һәм матур» сүзләр сөйләтергә, кыскасы, «идеаль яшүсмер» әвәләргә тели. Ә дөньяны һәм үзеңне танып белү процессында кайнаган, әйләнә-тирә белән каршылыкка керү аша үзенең чикләрен капшап маташкан яшүсмергә ул кирәкме соң? Аңа үзен ишетүләре, ничек бар, шулай кабул итүләре һәм кирәк чакта тынычлыкта калдырулары мөһим бит.
Рабит абый белән яшүсмерләр арасында елап утырган Гүзәл турында бер-ике сүз әйтим дә инде, язманы шуның белән тәмамлармын. Соңгы берничә елда мин үземнең яшүсмерлек чорыма кайтып-кайтып бер үк сораулар белән изаланам. Нигә безнең авыл мәктәбендә профессиональ бию түгәрәге юк иде? Нигә безнең бер укытучыбыз, Казанда фәнни конференциядә булып кайтканнан соң, безгә очынып-очынып машиналар сирәк үтә торган урыннар өчен хәрәкәткә карап яна торган фонарьлар турында проект яклаган шәһәр егетен сөйләде. Сөйләп кенә калмады, азакта «менә тагын Аделина Сотникова бар, кечкенә генә кыз нинди уңышларга ирешкән! Ә сез!» – дип өстәде. Ник? Мин хәзер үземнең яраткан мәктәбемә тел-теш тидерергә теләмим. Алар да аякларын үз юрганына карап сузган, беркем дә аларга өеп-өеп акча, мөмкинлекләр бирмәгән, булган кадәр мөмкинлекләр белән бар йөрәкләрен биреп эшләгән һәм эшли алар. Ә җитәкчелеккә, мәгариф системасына дәгъвам зур һәм усал. Оптимизация, дип, мең дә бер сәбәп табып авыл мәктәпләрен тугызъеллыкка, башлангычка калдыралар, ябалар. Япмаганнарына да бюджетны кыскартып, бер үк укытучыны әллә ничә фән укытырлык итәләр.
Әмма беркөнне шундый авыл мәктәпләренең берсенә Казаннан сәнгать белгечләре кайтып төшә, үсмерләр белән ихлас кызыксынып аралаша, аларны сүтеп-корырырга маташмый. Һәм шул аралашудан «Чисто Чиста» барлыкка килә – сәхнәдә күзләре балкып торган егет-кызлар зур публикага үзләре турында спектакль тәкъдим итә. Ә спектакль азагында алар рәхәтләнеп, үзләре теләгәнчә бии – бу юлы җәмгыять алардан «идеаль яшүсмер» әвәли алмады, ә ишетте һәм ничек бар, шулай кабул итте. Шушы проект барышында берничә дистә егет-кызның яшүсмерлек энергиясе матур, ихлас юлга – спектакльгә юнәлдерелүен күреп мин ихлас сөендем һәм аз, бик аз гына «нишләп мин мәктәптә укыганда безгә шундый кешеләр шундый идеяләр күтәреп килмәде икән?» – дип үпкәләп утырдым.
Фотолар – «Моң»
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев