Гүзәл ЗАКИРОВА автор яңалыклары
-
ӘДӘБИ МӨХӘРРИРДӘН ШПАРГАЛКА: ТЕКСТЛАРДА ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР
Ай саен берничә дистә текст укып редакцияләү барышында текстларда аеруча еш очрый торган хаталарны барлау гадәте барлыкка килде. Мин бу язмада «Ялкын»ның булачак авторы, ягъни сиңа ярдәмелек әзерләргә булдым. Мин төп хаталарны һәм дөрес вариантларны тәкъдим итәрмен. -
КҮҢЕЛ ҖӘРӘХӘТЛӘРЕ: ТАБУ → АҢЛАУ → ҖИБӘРҮ
Җәрәхәт (травма) – бик субъектив әйбер. Кечкенә чакта кемнеңдер безне почмакка бастыруы, кул күтәрүе генә түгел, ә дәшмәве, кочакламавы да күңелдә җәрәхәт булып калырга мөмкин. -
МЕҢ ДӘ БЕР ТАУ, МУНЧА ҺӘМ АЗАТ ХАЛЫК: КАБАРДИНО-БАЛКАРИЯГӘ СӘЯХӘТЕМ
Сәяхәткә күчкәнче, үзем турыда бер-ике сүз. Мин еш кына бер үк юллар белән йөрүче, бер үк төрле ризыклар ашаучы, бер үк кешеләр белән аралашып, яңага алынганчы мең икеләнүче кеше. Ә бу тур хакында пост күргәч, мин үземә берничек тә «юк» дип әйтә алмадым. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән биш көн вакыт уздырачагымны белә торып та. -
«ПОЧЕМУ? ПОТОМУ ЧТО ТАК ЗАХОТЕЛА!»: ЯҢА ЧӘЧКАП МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ «ЧИСТО ЧИСТА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Мин әлеге проектта тәкъдим ителгән соңгы һәм татар телендә булган бердәнбер «Чисто Чиста» спектаклен карадым. Спектакльнең төп кураторлары – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиев. Сәхнәдә – Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары. Арканы төз тотып, җитди йөз сакларга тырышып утырдым да, спектакль азагында баш-аягым белән үземнең яшүсмерлегенә чумып еладым. -
ФЕСТИВАЛЬ БУЛЬВАРЫНДА ТӘҮГЕ ТАПКЫР ТАТАР ТЕЛЛЕ ЙОГА ДӘРЕСЕ УЗДЫ
Бүген «Татмедиа» янындагы Фестиваль бульварында без тәүге тапкыр татар телле йога дәресе һәм медитация уздырдык. Дәресне 6 еллык тәҗрибәсе булган инструктор Диләрә Фатыйхова алып барды. -
ТР КОНСТИТУЦИЯСЕННӘН ӨЗЕКЛӘР ҺӘМ БАЯНГА КУШЫЛЫП ҖЫРЛАУ: «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»нән ФОТОРЕПОРТАЖ
26 апрель – төрле чара, бәйрәмнәргә бай көн. Әмма яшьләр өчен бу көннең алыштыргысыз символы – «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Быел ул икенче тапкыр Камал театры каршында узды. -
«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР ҺӘМ БАШКОРТ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ
«БИК МАТУР» проектына әле генә старт биргән идек, инде шул арада дүрт ай узып киткән. Без проектыбызның бишенче, һәм бу ел өчен соңгы тукталышына килеп җиттек. -
«БИК МАТУР»: ТАТАР МИЛЛИ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ЗӘВЫКЛЫ ОБРАЗЛАР ҖЫЯБЫЗ!
«БИК МАТУР» проектының бу тукталышы үзебезнең, ягъни татар халкының бизәнү әйберләренә багышланган. Әйдә, кыскача гына татар милли бизәнү әйберләренең нидән гыйбарәт булуы белән танышып узыйк һәм безнең искиткеч образларга күз салыйк! -
«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР МАРИ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ
Сәлам, дуслар! Ә, юк-юк, алай түгел, әйдә, яңадан. Йолташем-влак, салам! «БИК МАТУР» проектының бу тукталышы мариларга багышланган. Алдагы битләрдә стилист белән бергә мари халык бизәнү әйберләре белән танышырбыз һәм аларны бүгенге көн өчен актуаль зәвыклы образларда кулланырга өйрәнербез. Тик аңарчы, әйдә, мин сиңа бу искиткеч халык – табигать балалары турында сөйлим. -
«БИК МАТУР»: ЧУВАШ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ
Без Идел буе халыкларының бизәнү әйберләре дөньясына сәфәребезне дәвам итәбез. Һәм, ниһаять, «БИК МАТУР» сәяхәтебезнең киләсе тукталышына җиттек! Бу юлы без синең белән чуваш халык бизәнү әйберләрен яңа яктан ачарбыз һәм аларны кулланып, зәвыклы, көзге трендларга туры килгән образлар җыярга өйрәнербез. -
«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР ҺӘМ УДМУРТ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ
Июль аенда безнең Интернет аккаунтлардагы сторисларда милли бизәнү әйберләре белән матур образлы фотосессияне күргәнсеңдер, шәт. Ниһаять, серне ачар вакыт җитте! Без август аеннан «БИК МАТУР» исемле проектыбызга старт бирәбез. Әлеге проектның максаты – син һәм синең кебек башка кызыксынучан, сәләтле яшүсмерләрне Татарстан халыкларының мәдәнияте белән таныштыру. -
«КЫЗЛАР АЛАЙ КЫЧКЫРЫП СӨЙЛӘШМИ»: КАМИЛ КЫЗ ФОРМУЛАСЫ
Бу язмада токсик феминность, аның хатын-кызларның үзләренә һәм ир-атларга тәэсире турында сөйләшербез. Әлеге күренешнең нигезендә «чын» хатын-кыз образы, аны массаларга тарату һәм актуальлеген тәэмин итү ята. Кыз бала әлеге образга нигезләнеп тәрбияләнә, үсеп җиткәч аңа таянып, үз-үзен тотышында билгеле бер модельләр төзи. -
МӘХӘББӘТ – ЯҢА ДИН яки МӨНӘСӘБӘТЛӘР КУЛЬТЫ
Гашыйклар көне – көчле зилзилә кебек, үз юлындагы бар нәрсәне селкетә, тузгыта, үзгәртә. Тик берәүләр өчен 14 февраль чын мәгънәсендә бәйрәм, көтелгән көн булса, башкаларга бу көнне бик моңсу булырга мөмкин. Чөнки «бөтенесе яраткан кешеләрен котлый, бүләкләр бирешә, ә мин парым да юк...» -
ДЕТЕКТИВ, МӘХӘББӘТ, ХОРРОР ҺӘМ СИПКЕЛЛӘР: КАНИКУЛЛАРДА КАРАР ӨЧЕН 5 СЕРИАЛ
Бинджвотчер* ук булмасам да, минем шактый күп һәм төрле жанрлардагы сериаллар караганым бар. Сиңа шуларның иң кызыклыларын тәкъдим итәм. -
5 РЕГИОН УКУЧЫЛАРЫ ПРОГРАММАЛАШТЫРУ ТЕЛЛӘРЕН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘ АЛАЧАК
Биш регионнан ике меңнән артык укучы «Россиянең цифрлаштыру икътисады» программасы ярдәмендә, дәүләт хисабына дистанцион рәвештә программалаштырырга өйрәнәчәк. Укучылар 24 курсның берәрсенә язылып, Python, C#, Java, PHP, C++ һәм JavaScript кебек телләрне өйрәнә алачак.