Логотип Идель
Бу – тема!

МЕҢ ДӘ БЕР ТАУ, МУНЧА ҺӘМ АЗАТ ХАЛЫК: КАБАРДИНО-БАЛКАРИЯГӘ СӘЯХӘТЕМ

Сәяхәткә күчкәнче, үзем турыда бер-ике сүз. Мин еш кына бер үк юллар белән йөрүче, бер үк төрле ризыклар ашаучы, бер үк кешеләр белән аралашып, яңага алынганчы мең икеләнүче кеше. Ә бу тур хакында пост күргәч, мин үземә берничек тә «юк» дип әйтә алмадым. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән биш көн вакыт уздырачагымны белә торып та.

Узган җәй мин атнасына берничә тапкыр иртәнге җидегә Кабан буена йогага йөргән идем, һәм инструкторларның берсе, Андрей Кузнецов дәресләре минем күңелемә аеруча кереп калды. Мин аның Россия буйлап төрле урыннарга ретрит-турлар оештырганын белә идем, әмма үзем бер белмәгән кешеләр белән каядыр чыгып китәрмен дип уйламадым да. Ә Кабардино-Балкария очрагында... белмим, фотоларны күрдем дә, «барам!» дидем.

Әлеге сәяхәттә без 8 кеше идек. Иң беренче сөендергәне – бу автобус тур түгел иде. Самолётта Казан-Минеральные воды маршруты белән очтык. Нальчикта урнашкан «Синдика» спа-отеленда яшәдек. Яшәдек дип бераз арттырам, иртән чыгып китеп, кич кенә, ә кайбер көнне төнлә кайтып кердек без анда. Иртәнге ашны ашап чыгып китә алдык, анысына рәхмәт. Ә көннәребез шәһәрдән-шәһәргә, таудан-тауга йөреп узды. Әлеге сәяхәттән үземнең йөрәк түренә салып куйган күренеш, әйберләрне бу язмада берничә пунктка бүлеп тәкъдим итәм.

ТАУЛАР

Чана шуып уйный торган урыннарны да зурлап «тау» дип атаган мин авыл баласы өчен, тәүге тапкыр чын тау күрү, йомшак итеп әйткәндә, «культурный шок» булды. Бердән, табигатьнең кодрәтенә шаккатып карап торсаң (тигез ландшафтлы урында үскән кешегә мондый мәһабәт тауларның чынлыгына ышану да кыен), икенчедән, шундый таулы урыннарда да юл салып, ут-су, газ кертә алган кеше хезмәтенә исем китте.

Без Зур Кавказның (Каспий һәм Кара диңгезләр арасындагы таулар системасы) гына түгел, ә Россиянең иң биек ноктасы булган Эльбрус тавын (5642м) үз күзләребез белән күрдек. Күрдек кенә, әлбәттә, чөнки анда альпинистик әзерлеге булган кешеләр генә менә, ә без исә канат юлы белән аның янәшәсендәге Чегет тавына (3700м) мендек. Эльбрус күп вакыт болытлар арасында, шуңа аны күрү бәхете күпләргә тәтеми, диләр. Тауларда һава торышы сәгать саен үзгәреп тора, шуңа безгә бу ап-ак карларда оеп утыручы тауны күрү насыйп булды. Чегетның иң югары ноктасына менеп җиткәч ачылган күренешләрдән баш әйләнә – һәрьяклап тау, аста калган йортлар искиткеч вак күренә. Һәм таулар арасында басып торганда син үзең дә – табигать кодрәте алдында нәни җан иясе.

МУНЧА

Без бу сәяхәттә өч көн рәттән сәгатьләр буе мунча кердек. Өч көн! Мунчага үлеп гашыйк мин рәхәтләндем генә инде. Беренче мунчаны ыжгырып торган җилле Чегет тавыннан төшкәч кердек. Күз алдыңа китер: син озаклап мунчада изрәдең, имән миллеге белән чабындың һәм саф һавага чыгып утырасың. Ә һава чыннан да саф һәм сулап туймасылык – тау итәгендә мең дә бер нарат үсә. Тирән сулыш алып, башыңны күтәрәсең, ә анда – ап-ак түбәләре күккә тигән таулар.

Мунчасы, ярар, бер хәл, ә менә кайнар термаль сулар минем өчен үзе бер яңалык булды. Безнең автобус йөртүчесе Мурад абый әйтүенчә, әле 20-30 ел элек кенә бу кайнар суларның файдасын җирле халык үзе генә күрсә, соңрак бу Кабардино-Балкариядәге туризмның бер мөһим өлешенә әверелә. Без исә Аушигер һәм Гедуко термаль суларында булдык. 45-50 градуслы, җир астыннан кайнап чыккан термаль суларны организм өчен әйтеп бетергесез файдалы диләр. Бер-ике көн яртышар сәгать ятканнан гына организм яшәреп китмәсә дә, тәҗрибә буларак миңа ошады. Шуңа өстәп, кайнар судан боздай сулы бассейнга чумып, контраст ванналар ясап караган юк иде әле минем – ике минут кайнар, ике минут салкын суда ятканнан соң ниләр кичергәнне сүзләр белән аңлата алмам дип куркам, кыскача әйткәндә, «непередаваемые ощущения»

КЕШЕЛӘР

Кабардино-Балкария – күп милләтле республика, биредә күпчелекне кабардиннар, балкарлар һәм руслар тәшкил итә. Балкарлар – төрки халык, күрше республикада яшәүче карачайларлар белән бер телдә – карачай-балкар телендә сөйләшәләр. Мин, кайчан тагын мондый мөмкинлек булыр әле, дип безнең автобус йөртүчесе Мурад абый белән татарча сөйләшеп карадым. Бигрәк тиз сөйләшәсез икән сез, диде ул. Миңа бу бик кызык тоелды, мин, төрекләр белән чагыштырганда, үзебезне бик әкрен сөйләшәбез, дип тоя идем. Ә балкарлар тагын да әкренрәк, ипләп, тәмләп сөйләшә, шуңа сөйләмнәреннән таныш сүзләрне аерып алу җиңел. Мөмкинлек чыккан саен татар икәнлегемне әйтеп, татарча эндәшеп, «бонуслар» җыеп йөрдем инде мин. Я берәр нәрсә белән сыйлыйлар, йә кочаклап алалар, я киң итеп елмаялар – анысы иң рәхәте. Биредә халык бик кунакчыл, игътибарлы һәм иң мөһиме, бәхетле кебек тоелды миңа. Исемнәрен сораганнан да матур итеп елмаеп җибәрүче апалар, аяк туңганын белгәч, юл уңаенда туктап, әллә каян гына сарык йоныннан бәйләнгән оек алып чыгып бирүче Мурад абый – чыннан да, бәхетле, азат һәм русча әйтсәк, «самодостаточный» халык. Мондагы ирекле, хакимияттән читтәрәк, буйсынмыйчарак яшәгән халыкның тарихында бик күп яшьле, канлы битләр бар – яулап алулар, депортация, репрессияләр. Үзем аралашырга туры килгән ике кешенең берсе депортацияне телгә алды, бик күпләрнең гаилә тарихына кагылган ул куркыныч вакыйга.

Без тарих кара кан тамызган шундый урыннарның берсе – Черек тарлавыгында булдык. Биредә 1942 елның 27 ноябрь – 4 декабрь аралыгында НКВД биш авылны юкка чыгара. Ул вакытта яңгыраган рәсми сәбәп – бандитизм белән көрәш. Ярты гасырдан соң гына бу хәлләрне үз исеме белән – геноцид акты дип атый башлыйлар. Хәзер бу хәлләр булган урында хәрәбәләр генә калган, бер йорт урынында биредә гомер кичергән гаилә әгъзаларының исемнәре элмә тактада мәңгеләштерелгән.

Болардан тыш Кабардино-Балкария минем йөрәгемә тауларда утлап йөрүче атлар, көтүчесез сыер, сарык көтүләре, авызда эреп китә торган эремчек, хычиннары белән кереп калды. Яза башласаң, тулы бер әсәр язарлык хис-кичерешләр белән кайттым мин аннан, әмма ул әсәрне бер җөмләгә генә дә сыйдырып була: «хәере белән тагын барып күрергә язсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев