5 РЕГИОН УКУЧЫЛАРЫ ПРОГРАММАЛАШТЫРУ ТЕЛЛӘРЕН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘ АЛАЧАК
Биш регионнан ике меңнән артык укучы «Россиянең цифрлаштыру икътисады» программасы ярдәмендә дәүләт хисабына дистанцион рәвештә программалаштырырга өйрәнәчәк. Укучылар 24 курсның берәрсенә язылып, Python, C#, Java, PHP, C++ һәм JavaScript кебек телләрне өйрәнә алачак.
Курсларга 14 яшьтән узган, Белгород, Новогород, Пенза өлкәләре, Татарстан һәм Саха Республикаларында белем алучы укучылар языла ала. Проектның каталогында «Университет 2035» сайлап алган 9 белем бирү оешмасыннан курслар бар (Иннополис Университеты, Фоксфорд, Кодемика, «Синергия» һ.б.)
Проектта катнашу өчен, укучыга 30 декабрьгә чаклы сайтта гариза калдырырга, курсны сайларга, әти яки әнисе белән анкета тутырырга, программалаштыруның нигезләре буенча кереш тест узарга һәм әти яки әнисе исеменнән бушлай белем алуга килешү төзергә кирәк.
Һәр программаның минималь озынлыгы 144 академик сәгатьне тәшкил итә. Бу проектның нәтиҗәләре 2022 елда Россиянең барлык регионында узачак ике еллык укуга нигезләнгән бөтенроссия проектында исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев