20 декабрь 2021 яңалыклары
-
ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН ЭЗЛИБЕЗ: КАЗАНДА ФОТО ӨЧЕН МАТУР УРЫННАР ИСЕМЛЕГЕ
Бәйрәм алдыннан күпләр Яңа ел белән кәефен фотоларда саклап ясап калырга омтыла. Андый фотолар ясар өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Иң мөһиме, яхшы кәеф, дусларыгызны, якыннарыгызны яки яраткан кешегезне үзегез белән ияртүегез. Төп урыннарны алдан сайлап куегыз, шулай ук, кисәтеп куясым килә, һава торышын да истән чыгармагыз! -
TATKIDLAB. 21 ДЕКАБРЬ – БАЛАЛАР ӨЧЕН ҖЫРЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ КОНЦЕРТЫ
Yummy Music лейблы һәм Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче музыкаль мәктәп 21 декабрь 19:00да Милли китапханәнең конференцияләр залында балалар өчен җырлар лабораториясе нәтиҗәләрен тәкъдим итә. -
КАЗАНДА ИКЕНЧЕ «МКМ: ЯШЬЛӘР МӘДӘНИЯТ МЕНЕДЖМЕНТ» РЕСПУБЛИКА ФОРУМЫ БАШЛАНА
Икенче «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент» Республика форумы 2021 елның 21-24 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Форум мәдәният өлкәсендә ирекле үсешнең барлык юнәлешләрен дә берләштерәчәк, сәнгатькә битараф булмаган кешеләрнең үз-үзләрен күрсәтү мәйданчыгына әвереләчәк. -
5 РЕГИОН УКУЧЫЛАРЫ ПРОГРАММАЛАШТЫРУ ТЕЛЛӘРЕН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘ АЛАЧАК
Биш регионнан ике меңнән артык укучы «Россиянең цифрлаштыру икътисады» программасы ярдәмендә, дәүләт хисабына дистанцион рәвештә программалаштырырга өйрәнәчәк. Укучылар 24 курсның берәрсенә язылып, Python, C#, Java, PHP, C++ һәм JavaScript кебек телләрне өйрәнә алачак.