ФЕСТИВАЛЬ БУЛЬВАРЫНДА ТӘҮГЕ ТАПКЫР ТАТАР ТЕЛЛЕ ЙОГА ДӘРЕСЕ УЗДЫ
Бүген «Татмедиа» янындагы Фестиваль бульварында без тәүге тапкыр татар телле йога дәресе һәм медитация уздырдык. Дәресне 6 еллык тәҗрибәсе булган инструктор Диләрә Фатыйхова алып барды.
Җәй дәвамында Казанның төрле мәйданчыкларында йога дәресләре, спорт секцияләре эшләп килә. Мисал өчен, Кабан күле буенда җәй буе атнаның һәр көнендә диярлек йога, фитнес дәресләре уза. Гадәттә иртәнге якта уздырыла торган мондый дәресләргә йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Әмма без Казанга татар телле йога һәм медитация дәресләре җитмәвен аңладык һәм моны үзебез тормышка ашырырга булдык.
Башлап шөгыльләнүчеләр өчен татар телендә йога һәм медитацияне хатха-йога юнәлешен укытуда 6 еллык тәҗрибәсе булган инструктор Диләрә Фатыйхова уздырды. Бер сәгатькә сузылган йога тәндәге һәм аңдагы киеренкелекне бетерергә һәм яңа көнгә энергия тупларга ярдәм итә.
Татар телле йога һәм медитациягә ихтыяҗ барлыгы сизелә, шуңа күрә мондый дәресләрне җәй дәвамында уздырырга планлаштырабыз. Безне социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз – анонслар шунда булачак.
Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев