«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР МАРИ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ
Сәлам, дуслар! Ә, юк-юк, алай түгел, әйдә, яңадан. Йолташем-влак, салам! «БИК МАТУР» проектының бу тукталышы мариларга багышланган. Алдагы битләрдә стилист белән бергә мари халык бизәнү әйберләре белән танышырбыз һәм аларны бүгенге көн өчен актуаль зәвыклы образларда кулланырга өйрәнербез. Тик аңарчы, әйдә, мин сиңа бу искиткеч халык – табигать балалары турында сөйлим.
Марилар – фин-угор төркеменә караучы, күпчелеге Мари Иле, Башкортстан республикаларында гомер кичерүче, гомуми саны 500 меңнән артык булган халык.
Мариларны юкка гына табигать балалары дип йөртмиләр – бу халык элек-электән табигать белән тыгыз бәйләнештә яши, урманнарда аларның гыйбадәт кыла торган изге урыннары бар. Биредә дингә аерым тукталасы килә. Марилар мәҗүсилек динендә була, әмма көчләп чукындыру сәясәте аларны да читләтеп узмый, һәм бу халыкның шактые христиан диненә күчәргә мәҗбүр була. Әмма үзләрен христиан динендә дип әйтсәләр дә, мариларның күбесе мәҗүси йолаларыннан баш тартмый. Мариларның дине дигәндә, без мифологиягә нигезләнгән күп аллалыкны күз алдында тотабыз. Аларның төп Алласы – Кугу-Юмо (Кугу – зур, Юмо – Аллаһ), ул барлык югары көчләрне берләштерүче һәм идарә итүче булып санала. Аннан тыш, мариларның ышануларында Тул-Юмо (ут Алласы), Йур-Юмо (җил Алласы) һәм тагын башка бик күп көчләр бар.
Ә изге урыннарга килгәндә, берсенә аерым тукталасы килә. Сүзем – Киров өлкәсендәге Немда елгасының уң як ярында урнашкан Чумбылат тавы. Нәкъ шушы урында якынча 10-11 гасырда яшәгән һәм тарихка «төньяк мариларның патшасы» буларак кереп калган Чумбылат батыр күмелгән. Чумбылат батыр бик көчле, тапкыр һәм гадел була – шул сыйфатлары өчен марилар аны милли каһарман итә һәм аның күмелгән урынын изге гыйбадәт урынына әйләндерә.
Озак еллар янәшәдә яшәү үзенекен итә: татар һәм мари телләрендә уртак сүзләр җитәрлек. Менә шуларның берничәсен тәкъдим итәм: кыяр – кияр, алма – олма, матур – мотор, чирле – черле. Ул гынамы соң, Татарстандагы кайбер авыл атамалары да мари теленнән килеп чыккан, чөнки ул авылга марилар нигез салган. Менә мисал өчен, Балтач районында урнашкан Куныр (Кугунур) авылының исеме дә мари теленә барып тоташа. Кугу – зур дигәнне аңлатса, нур – кыр, басу, ягъни зур басулы авыл. Үз районыңдагы яки әби-бабаң яшәгән авыл исемнәрен дә барлап кара әле, анда да шактый кызыклы әйберләргә тап булырга мөмкинсең. Ә хәзер, әйдә, мода дөньясына күчик!
Модель: Алия Әхмәтшина
Стилист: Галия Сафина
Фотограф: Фирүзә Закирҗанова
Партнёр: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты
Кием кибете: «Romantic»
Беренче образның нигезендә – твид костюм. Костюм үзе бала итәкле юбка һәм жакеттан тора. Аякта – тупас ботинка. Ә образның үзенчәлеге – мари милли аксессуарлары – муенса һәм билбау. Салкын һава торышына яраклаштырыр өчен, бу образны ачык төстәге өс киемнәре, мисал өчен, тренч я косуха белән тулыландырырга була.
Икенче образ өчен без якты яшел төстә чалбар һәм эко күннән тегелгән жакет алдык. Аякта – ак ботинка, ул ак футболкага яхшы килешә. Аксессуар буларак без тәңкәле алка һәм пута сайладык. Путаны чәчкә яки сумкага бәйләп куярга мөмкин. Шулай ук, бу образны күзлек һәм кечкенә сумка белән тулыландырырга була. Мондый сумкалар хәзер аеруча актуаль.
Өченче образда – зәңгәрсу жакет һәм эко күннән тегелгән беж итәк, бу ике төс бер-берсенә яхшы килешә. Ә образ үзенчәлеге – алка һәм милли орнаментлы билбау, аны шулай ук чәчкә яки җилкәгә эләргә мөмкин.
Дүртенче образда – озын шакмаклы жакет һәм кара кыска итәк. Аякта – бу көз тренды – казаки, аны тупас кара ботинка яки лофер белән алыштырырга була. Ак топның муен өлешендә – милли орнаментлы пута.
Ә хәзер милли кием һәм бизәнү әйберләре темасына кайтыйк. Мариларның традицион кием үзенчәлекләре һәм аерым вариантлары хатын-кызлар киемендә ачыграк чагылыш таба. Традицион мари киеме күлмәк, кафтан, ыштан һәм асма бизәкле билбаудан гыйбарәт. Киемнәрдәге каралы-кызыллы бизәкләрнең ни рәвешле урнашуы мөһим: күпчелек очракта бизәкләр күлмәкнең – муен һәм беләзек, ә итәкнең – аскы өлешендә урнаша, бу явыз көчләрдән һәм төрле чирләрдән саклану өчен шулай эшләнгән. Мари киемнәрендә орнамент буларак ешрак геометрик бизәкләр, үсемлек дөньясы һәм төрле җан ияләре сурәтләре очрый.
Бизәнү әйберләрендә исә башка фин-угор халыкларындагы кебе күк мариларда төрле тәңкәләр күплегенә игътибар итәсең. Аеруча муенда һәм күкрәк өлешендә күп ул тәңкәләр. Күкрәкне тулаем каплый торган бик күп тәңкәләр, чигү белән бизәлгән изүгә аерым тукталасы килә. Элек изүдәге тәңкәләре никадәр күбрәк булса, кәләш шулкадәр баерак дигәнне аңлаткан. Карап торышка борынгы сугышчыларның көбәсен (кольчуга) хәтерләткән бу изүнең беренчел функциясе – кызның статусын күрсәтү булса, икенчесе – явыз көчләрдән саклау. Мари кәләшләрен өс киемнәре генә түгел, башка кия торган гардероб элементлары да тәңкәләргә бай. Мисал өчен, кәләшнең тәңкәле баш киеме дә көбәне хәтерләтә.
Менә марилар турында бер кызыклы факт: мари хатын-кызлары элек-электән аяк балтырларын кара постау тукымалар (ыштыр) белән чолгап куя торган булганнар, шуңа күрә күрше татарлар аларны «кара аяклар» дип йөрткәннәр.
Ә «БИК МАТУР» проектындагы образлар өчен без катлы-катлы итеп эшләнелгән, кабырчыклар белән бизәлгән муенса, тәңкәле алка, кызыл, яшел, ак төсләр кулланып чигелгән путалар һәм киемнең муен өлешенә тагыла торган милли орнаменты аксессуар кулландык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев