20 июнь 2023 яңалыклары
-
«ПОЧЕМУ? ПОТОМУ ЧТО ТАК ЗАХОТЕЛА!»: ЯҢА ЧӘЧКАП МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ «ЧИСТО ЧИСТА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Мин әлеге проектта тәкъдим ителгән соңгы һәм татар телендә булган бердәнбер «Чисто Чиста» спектаклен карадым. Спектакльнең төп кураторлары – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиев. Сәхнәдә – Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары. Арканы төз тотып, җитди йөз сакларга тырышып утырдым да, спектакль азагында баш-аягым белән үземнең яшүсмерлегенә чумып еладым. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН КВЕСТЛАР ҮТКӘРӘ
К.Тинчурин театрында балалар һәм яшүсмерләр өчен квестлар уза. Кичә театрның 90 еллыгына багышланган «Әйдә, йөгердек» дип аталган квест-уен оештырылды. Театр артистлары 70 балага күңелле чара тәкъдим итте. -
КАЗАНДА САБАНТУЙГА БҮЛӘК ҖЫЮ ҮТӘ
23 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыю узачак. Бүләк җыю чарасында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап җиде арба йөриячәк. Шәһәр халкы бүләкне теләсә кайсы урында тапшыра алачак.