КАЗАНДА САБАНТУЙГА БҮЛӘК ҖЫЮ ҮТӘ
23 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыю узачак. Бүләк җыю чарасында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап җиде арба йөриячәк. Шәһәр халкы бүләкне теләсә кайсы урында тапшыра алачак.
Атлы арбалар дүрт төп маршрут буенча барачак. Башта алар Беренче май мәйданыннан Бауман урамы буенча Камал тетрына кадәр барачак. Биредә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.
Икенче маршрут – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамына кадәр. Биредә бүләкләрне Татар конгрессы, ТР Дәүләт Советы һәм министрлыклар җыячак.
Өченче маршрут «Туган Авылым» комплексы янында башлана һәм Камал театрына кадәр үтәчәк. Ә иң соңгы арба Иске Татар бистәсеннән Каюм Насыйри буйлап театрга кадәр узачак.
Сабантуйга бүләк җыю якынча 12:30 сәгатьтә Камал театры янында тәмамланачак. Анда театр артистлары һәм җырчылар күңелле концерт куячак. Тапшырылган бүләкләр Сабантуйның иң яхшы батырларына биреләчәк.
Шулай ук, 24 июньдә, Сабантуй бәйрәме көнне, «Сабантуй йөзләре» акциясе оештырылачак. Аның кысаларында бәйрәмгә килгән кешеләр милли костюмнарда фотога төшә алачак. Аннары ул фотоларны махсус телеграм каналда табып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев