Белми калма
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН КВЕСТЛАР ҮТКӘРӘ
К.Тинчурин театрында балалар һәм яшүсмерләр өчен квестлар уза. Кичә театрның 90 еллыгына багышланган «Әйдә, йөгердек» дип аталган квест-уен оештырылды. Театр артистлары 70 балага күңелле чара тәкъдим итте.
Квест-уен 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Балалар театр тематикасына төрле табышмакларны чишәргә тиеш. Уен театрнын төрле мәйданчыкларында үткәрелә.
Квест-уен һәр балага төрле амплуаларда булырга мөмкинлек бирә. Берникадәр вакыт эчендә бала сынауларны өзлексез уза, табышмаклар һәм ребуслар чишә, бу аның акыл сәләте үсешенә уңай йогынты ясый: фикерләү һәм хәтер үсешен, күзаллауны яхшырта, шәхси сыйфатларны, җиңүгә ихтыяр һәм мотивацияне арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев