Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫ «ТАТЛЫ ФАБРИКА»ЛЫ КИЧӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

23 июньдә Кариев театры «35 тән – 5» дип аталган 35 юбилей сезонының ябылу кичәсен уздырды. Юбилей сезонын ябу чарасына без дә барып кайттык. Тамашада яшь тамашачылар театры «Татлы фабрика» итеп сурәтләнде. Бәйрәм кичәсе тамашачыларга театрда төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.

Театр кунакларын фойедан ук тәм-томнар белән каршы алды. Эштән, укудан арып-талып килгән тамашачылар мондый атмосферага эләккәч, бөтен мәшәкатьләрен оныткандыр дип уйлыйм.

Кариев театры һәрвакыт шаккаттыра белә. Ул экспериментлардан курыкмый, яшь тамашачыларга нәрсә кирәклеген аңлый һәм яңадан-яңа үзенчәлекле «тәмлүшкәләр»  – спектакльләр бүләк итеп тора. Сезон ябылышындагы тамаша «Чарли и шоколадная фабрика» фильмын хәтерләтте. Кайсыбыз гына бала чакта татлы җитештерә торган фабрикага эләгеп, туйганчы шоколад, зефир һәм кәнфит ашарга хыялланмады икән?! Татар яшь тамашачы театры үзен шундый фабрика итеп тәкъдим итте. Тамаша иң тәмле театр десертларының нәрсәдән пешерелүен, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр җитештерә торган тылсымлы конвейерның ничек эшләвен, соңгы биш елда Кариев театрының нәрсә белән шөгыльләнүен җиткерде. Шулай итеп, юбилей кичәсе татлы форматта узды. Залда утырганда, мин Кариев театры артистларының никадәр яшь күңелле, актив һәм текә булаларын күзәттем. Алар барысы да бер дулкында! Ә костюмнар, образлар никадәр гаҗәеп эшләнелгән.

Бәйрәм кунаклары арасында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бар иде. Ул театрны туган көне белән котлап, бүләкләр тапшырды.

«Театрда эшләгән чорым – минем беренче мәхәббәт кебек. Ниндидер якты, матур, өметләр тулы еллар булып истә калды. Мин сезнең һәрбер уңышыгызга сөенәм, ниндидер борчулар килсә, сезнең белән борчылам. Һәм бары тик иҗади күтәрелеш телим, матур, бердәм яшәгез, тату булыгыз. Кариевлар дип, барысы да соклансын сезгә!» диде Гүзәл Сәгыйтова.

«35 еллык юбилей узды дип әйтәбез, бу чынлыкка туры килми. Безнең театрга 135 ел, чөнки театрның бер елы ун елга тора. Без Камал театрыннан да олы театр. Без балалар, яшүсмерләр өчен хезмәт итәбез. Алар өчен бик күп хезмәт һәм финанс кирәк. Без бөтен труппа, коллектив белән 135 еллыкка килеп җиттек. Бу коллективны саклау, аның белән яшәү, аның иҗатын озайту. Ул авыр һәм кирәкле эш. Әлбәттә, театрны артистлар һәм безнең тамашачыларыбыз яшәртә», диде юбилей кичәсендә Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов.

Фотолар Г. Кариев театрының Вконтакте төркеменнән алынды

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев