Логотип Идель
Бу – тема!

ХХ ГАСЫР БЕЛӘН ЙӨЗГӘ-ЙӨЗ ОЧРАШУ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН – «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» ИНТЕРАКТИВ ПРЕМЬЕРАСЫ

Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера чыгарды. Матбугат конференциясендә артистлар һәм режиссер Туфан Имаметдинов премьера турында бик тәмле итеп сөйләгәч, спектакльне һичшиксез барып күрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идем. Кыскасы, карап кайттым һәм аның үзенчәлекләре, премьераны карау өчен 4 сәбәп турында түбәндә язып чыктым.  

«Җилкәнсезләр» – Кәрим Тинчуринның мәңге үлмәс әсәрләренең берсе. Пьеса 1910-1925 еллардагы югары катлам кешеләре һәм татар интеллигенциясе тормышын сурәтли. Беренче бөтендөнья сугышы, революция чорының алар тормышында нинди эз калдыруын күрсәтә. Пьеса комедия жанрында тәкъдим ителсә дә, бик моңсу һәм тирән проблемаларны чагылдыра.  

Сәхнәдә «Җилкәнсезләр»не төрле елларда төрле режиссерлар куйган. Тинчурин театры премьерасына кадәр соңгы тапкыр аны  Камал театры тәкъдим иткән булган. Кызганыч, мин ул вариантны күрә алмадым, әмма Тинчурин театрында премьера барышында Камалда куелган «Җилкәнсезләр»не караган тамашачыларның ничек пышылдап чагыштырып утыруын ишеттем. Туфан Имаметдинов постановкасын күпкә тирәнрәк һәм көчлерәк дип санаучылар әз түгел иде. Артистлар составы да ничек шәп сайланган бит! Монда, менә бу төп герой, дип берәүне дә аерып әйтеп булмый. Чөнки аларның һәркайсы мөһим һәм җитди образ тудыра.  

Спектакль интерактив дип билгеләнә. Тамашачылар артистлар белән беррәттән сәхнәгә менә, ярымтүгәрәк ясап, спектакльне карый. Шулай итеп артистлар тамашачы белән элемтә кора, тамашачы сәхнәдәге һәрбер вакыйга шаһитенә әверелә. Менә сәхнәгә менәсең, сине ак эскәтер җәелгән зур түгәрәк өстәл һәм тонык ут каршы ала. Һәм, урыннарга узу белән, сәхнәдә булган вакыйгалар сине үзенә бөтереп алып кереп китә. Әйтергә онытып торам: спектакльгә матур күлмәк һәм туфлиләрдән килү кирәк. Мондый образ ХХ гасыр башына чумарга ныграк ярдәм итәчәк. Калфак, күлмәкләр, түбәтәй һәм акчалар – спектакльне куючылар бөтен детальләргә дә зур игътибар биргән.  

Сәхнәдә сурәтләнгән вакыйгалар фонында милләт дип кычкырып йөрүчеләр, халыкка «ярдәм итүче»ләрнең чын йөзе, ниятләре ачыла. Баксаң, алар милләт турында уйламыйлар да икән: яшеннән картына кадәр ничек тә кесә калынайту юлын эзли. Ике пәрдә буена мин һәр авыздан «акча!» дигән сүзне ишеттем. 

Әйтеп үтүемчә, спектакльдә барлык геройлар да мөһим рольләрне башкара. Әмма мин үзем өчен бер образ – Рокыяны ачтым. Ул минем башыма кереп калды, дөрестән дә, бик үзенчәлекле герой бу. Режиссер аны телсез иткән, үлеп яратам шундый алымнарны куллануларын. Бу образга яңа сулыш өрә, аның уникальлеген тагын да тирәнрәк ача шикелле. Рокыяның бөтен сүзләре ишарәләр телендә бара. Телсез Рокыя чынлыкта иң күп сөйләшкән герой ул! Ул бик мөһим вазифа башкара, шушы кыз образы аша чынбарлык фаш ителә. 

«Җилкәнсезләр»не карау өчен 4 сәбәп: 

1. ХХ гасыр башындагы татар интеллигенциясенең ничек киенүен, нинди аксессуарлар куллануын күрә алачаксың. 

2. Элеккеге татар сәүдәгәрләре тормышы белән танышырга мөмкин.

3. Геройлар арасында кызлар үзләренә «краш»ларны билгеләячәк. 

4. Тинчурин театры сәхнәсендә урының түрдә булачак.

Фотолар – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан.

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев