«ХАНУМА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – ЯҢА МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
27 гыйнварда Кариев театры «Ханума» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак.
Бай сәүдәгәр Микич Котрянц дворян титулы алырга хыяллана. Кызы Сонаны бөлгенлеккә төшкән кенәзгә кияүгә бирү – җәмгыятьнең югары катламына күтәрелү мөмкинлеге. Сонаның йөрәген исә француз теле, җыр һәм бию укытучысы – Котэ яулый. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар. Тик, кавышканчыга кадәр, аларга ике димче – Кабато һәм Ханума – тартышуын үтәргә кирәк. Гаилә бәхетенә ирешү өчен, саф хисләргә бирелгән пар моңарчы кыймаган гамәлгә барачак, бу – чын мәхәббәткә дәлил түгелме?.. Спектакльнең яшь чикләве 16+.
Ренат Әюпов әйтүенчә, «Ханума» музыкаль комедиясендә Гия Канчелиның 12 грузин җыр партиясе яңгыраячак. «Җырлары үтә катлаулы, ләкин тыңларга рәхәт!» – дип ышандыра режиссер.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев