БУ СПЕКТАЛЬНЕ БАРЛЫК СӘХНӘДӘ ДӘ УЙНАП БУЛА: КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера: «Театр у школьной доски» проекты кысаларында А.С.Пушкин әсәренә нигезләнеп «Барышня-крестьянка» спектакле тәкъдим ителде. Аның төп үзенчәлеге – бу спектальне актерлар теләсә кайсы мәйданчыкта уйный алачак.
– «Барышня-крестьянка» спектакле «Театр у школьной доски» проекты кысаларында мәктәп укучылары белән якынаю максатыннан эшләнде, дип җиткерде Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев. Спектакльләрдәге декорацияләр, костюмнар, монтажлау ягы күп көч таләп итми, шуңа да аларны мәктәпнең актлар залында, спортзалда, коридорда, фойеда да уйнап була. Актерлар өчен иң мөһиме – яшь тамашачылары белән якынаю, алар белән аралаша алу мөмкинлеге.
Билгеле булганча, театрны тиздән зур реконструкция көтә. Шуңа тамашачыларны спектакльләрсез калдырмас, эшчәнлекне дәвам итәр өчен мондый форматтагы спектакльләр дә артыр, мөгаен. Мисал өчен яңа проект кысаларында А.П.Чеховның «Дом с мезонином» әсәре буенча куелган спектакльне дә яңа урыннарда, аз санлы декорацияләр белән куярга мөмкин. Чөнки спектакльнең нигезендә – зур-зур декорацияләр, пафослы костюмнар түгел, ә тамашачыга җиткерергә теләнгән идея ята.
«Барышня-крестьянка» спектакле Казан яшь тамашачы театрында яңа форматта куелган иде. Вакыйгалар өченче заттан тасвирланды. Спектакль вакыт ягыннан кыска, нибары сәгать ярым бара. Биредә 5 актер гына уйный, ә декорацияләрдән өстәл, 3 урындык, бизәнү өстәле һәм кәгазьләр өеме генә бар.
Үзең булып калу, уникаль булу – әсәрдә җиткерелгән төп фикер. Яшь актерларның шәп уйнавы белән кызыклы сценарий кушылуы әлеге фикерне тамашачыга җиткерә алды.
Спектакльнең премьерасы 5 декабрь көнне Казан дәүләт яшь тамашачысы сәхнәсендә узды, шулай да проект кысаларында аны Казанның «СОЛнЦЕ» мәктәбе укучыларына да күрсәттеләр. Артистлар – мәктәп сәхнәсенең ни икәнен, балалар актерларның мәктәпкә дә килеп спектакль куя алуларын белде.
Эльвира Минәхмәтова
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев