«АПУШ»ТАН – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» ПРЕМЬЕРАСЫ!
18 гыйнварда «Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итәчәк. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора.
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал театры актеры, ТРның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, ТРның атказанган артисты, К.Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова әзерләгән.
Премьера 18:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 сентября 2026 - 10:34
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
16 сентября 2026 - 10:29
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев