ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРАЛЬ КВИЗ» ҮТКӘРӘ
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» үткәрәчәк. Чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышланган. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк.
Бер командада иң күбе 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә узачак.
Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.
Театр квизны даими рәвештә, айга 1 тапкыр уздырырга планлаштыра.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев