ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ITTIFAQ ТӨРКЕМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ХИП-ХОПЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ
19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (18+) тәкъдим итә. Әлеге спектакль – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера.
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Бу – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. Спектакль 2005 елда оешкан Ittifaq беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Спектакльдәге вакыйгалар Ittifaq төркеме җырлары аша тасвирлана. Рэп-композицияләрне Тинчурин театры артистлары башкара. Сүз уңаеннан, Ittifaq төркеме тыңлаучыларына сюрприз әзерли: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбом чыгара.
«Казан – яшьләр, студентлар шәһәре. Шуңа да карамастан, шәһәребездә яшьләр өчен театраль контент күп түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу кебек, яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Әлеге спектакль Ittifaq музыкаль төркеме җырларына нигезләнгән. Стилистикасы да, текстны җиткерү дә рэп стиленә, речитативка охшаган. Шуңа хип-хопера дип атала. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез», – дип сөйләде премьера турында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
Теги: театр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев