Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
2026 елда Татарстан 9 сыйныф укучылары өчен ГИА тапшыруның яңа тәртибе кертелә. Республика федераль экспериментта катнаша: теләгән укучылар ике генә фән – рус теле һәм математиканы тапшырып, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керә алачак. -
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
2026 елның 2 февраленнән 1 мартына кадәр цифровойликбез.рф сайтында «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлыкка багышланган мультфильмнар һәм методик материаллар дөнья күрәчәк. -
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Татарстан мәктәпләрендә 5-11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрдәге активлыгын күзәтүгә алу практикасы гамәлгә кертелә. Класс җитәкчеләренә укучыларның аккаунтларын даими рәвештә тикшереп бару бурычы куелган. Инициатива «деструктив төркемнәр йогынтысын тикшерү» максаты белән аңлатыла. -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиаредакцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект – беренче Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. -
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
2025 елда Татарстан Республикасында физик һәм психологик сәламәтлеккә багышланган зур масштаблы яшьләр проекты «Шоу-конференциясе «Әйт»» гамәлгә ашырылды. Проекткак Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Татарстанның иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан башлангыч бирелде. -
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Татарстанда педагог кадрлар дефицитын киметү өчен төп басым педагогик сыйныфлар (педкласслар) булдыруга ясала. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Ильсур Хадиуллин Фән көне һәм фәнни-технологик үсешкә багышланган брифингта хәбәр итте, дип яза Бизнес-онлайн. -
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ЯЗГЫ КАНИКУЛ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар үткәрү даталарын тәкъдим итте. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән. -
КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ «КРУТОЙ СПУСК. КРЕМЛЬ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
8 февраль, якшәмбе көнне, Казанның үзәгендә экстремаль спорт сөючеләр өчен «Крутой спуск. Кремль» фестивале үтәчәк. Чара Казан Кремле диварлары янында оештырыла, биредә 100 метр озынлыгында профессиональ горнолыжный трасса төзеләчәк. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
Россиядә югары белем бирү системасы 2026/2027 уку елыннан яңа модельгә күчәчәк. Әлеге үзгәрешләр кысаларында бакалавриат һәм магистратура форматлары гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе урынбасары Ксения Горячева «РИА Новости» агентлыгына хәбәр иткән. -
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
28 гыйнварда Сочи шәһәрендә КВН командаларының Халыкара «КиВиН – 2026» фестивале тәмамланды. Быел фестиваль 15 гыйнвардан башлап ике атна дәвамында узды һәм илнең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 600дән артык команданы берләштерде. Әлеге дәрәҗәле чарада Татарстан Республикасыннан 14 команда катнашты, шуларның 10сы фестивальдән югары нәтиҗәләр белән әйләнеп кайтты. -
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
Бу ял көннәрендә Казанда «БиЮ» исемле яңа кышкы ишегалды кичәсенең беренче чыгарылышы узачак. Чара 30 гыйнвар көнне сәгать 18:00дә Казан шәһәрендә, Татарстан урамы, 7 адресы буенча урнашкан торак йорт ишегалдында үтәчәк. -
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Камал театрының яңа бинасында куелучы спектакльләргә сатылган билетларның якынча 30 проценты Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән тамашачылар өлешенә туры килә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова 2025 ел нәтиҗәләренә һәм 2026 елга планнарга багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында белдергән, дип яза «Татар-информ». -
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен өйрәнүче 200 мәктәп укучысына 69 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. -
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
Татарстанда 2026 елда үтәчәк Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәренең даталары билгеле булды. Тиешле указлар Республика Рәисе сайтында басылып чыкты. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Дәүләт Думасында яхшы укучы балалар тәрбияләгән ата-аналарны өстәмә социаль гарантияләр белән бүләкләү тәкъдиме яңгырады. ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев инициатива белән чыгыш ясады: алтын медаль алган яки Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган мәктәп укучыларының ата-аналарына биш көнлек өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим ителә.
Белми калма
-
23 марта 2026 - 11:44
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА СӘЛАМӘТЛЕК КАРТАСЫН КЕРТҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
-
19 марта 2026 - 17:17
ХАЙВАННАРНЫ ВЕТЕРИНАР ДОКУМЕНТЛАРСЫЗ КЕРТҮ, САТЫП АЛУ – КУРКЫНЫЧ
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК