КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
Казан мэриясе 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча рус теле һәм профильле математикадан иң югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләрне атады.
Рус теле буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр:
– «Елена-Сервис» мәктәбе;
– КФУның IT-лицее;
– 2 нче лицей-интернат;
– «СОлНЦе» мәктәбе;
– Лобачевский исемендәге лицей;
– 131 нче лицей;
– «Бала-Сити» академиясе;
– Халыкара мәктәп;
– 19 нчы гимназия;
– Лобачевский исемендәге академик лицей;
– 4 нче гимназия-интернат.
Профильле математика буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр:
– КФУның IT-лицее;
– 2 нче лицей-интернат;
– 131 нче лицей;
– Лобачевский исемендәге лицей;
– 7 нче лицей-интернат;
– «Елена-Сервис» мәктәбе;
– КНИТУ-КАИ инженер лицее;
– 7 нче гимназия;
– «СОлНЦе» мәктәбе.
2026 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча Казанда укучылар 240 тапкыр 100 балл җыйган. Бу – шәһәр өчен рекордлы күрсәткеч. 26 укучы ике фәннән берьюлы 100әр балл алган, ә тагын ике чыгарылыш укучысы өч фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән.
Казанда БДИның уртача баллары да арткан:
– рус теле – 66,76 балл (узган ел – 65,18);
– профильле математика – 71,8 балл (узган ел – 69,4).
Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләре барлык фәннәр буенча да Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булган.
Ә имтиханда түбән балл җыйган укучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел ук борчылмаска киңәш иткән иде.
«Тормышта әле БДИлар күп булачак», – дигән ул.
Миңнеханов БДИның хәзерге форматы үзенә ошамавын да әйткән.
«Син бер фәнне сайлыйсың һәм шуны гына беләсең, ә тормышта кайсы фәннең күбрәк кирәк булачагы билгесез. Гел “бишле”гә генә укырга димәгән, әмма барысын да белергә кирәк», – дигән Татарстан Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:09
ДӘРЕС ОЗЫНЛЫГЫ КҮПМЕ БУЛЫРГА ТИЕШ?
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев