БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) катлауландыру югары уку йортларында урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә ала. Мондый фикерне Россиянең элекке мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белдергән.
Аның сүзләренчә, хәзер югары балл җыйган укучылар саны күп, ә югары уку йортларында урыннар чикле. Нәтиҗәдә, абитуриентлар арасында кемнең белем дәрәҗәсе югарырак булуын ачыклау кыенлаша.
«Уртача балл кимүдән куркырга кирәкми. Төп бурыч — балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү һәм аларны шул дәрәҗәләр буенча аеру. Барысы да югары баллар чигенә якынлашканда, иң яхшыларын билгеләү бик кыен була», — дип аңлаткан Фурсенко.
Аның фикеренчә, моның өчен БДИ биремнәрен катлауландырырга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре түбәнәю укучыларның начаррак белем ала башлавын аңлатмый, дип ассызыклый ул.
«Баллар кимеде икән, бу балаларның акылсызрак булуыннан түгел, ә биремнәрнең катлаулырак булуыннан», — дигән Фурсенко.
Ул шулай ук мәктәп олимпиадалары системасына да үзгәрешләр кирәклеген әйткән. Фурсенко фикеренчә, кайбер олимпиадалар үз әһәмиятен югалткан, ә аларның бер өлешеннән киләчәктә бөтенләй баш тартырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев