Лалә КӘРИМОВА автор яңалыклары
-
««АҖАГАН 2.0» УЕНЫ МИНЕМ ӨЧЕН...
«Аҗаган 2.0» – катнашучылар өчен үзләрен төрле рольләрдә сынап карау, яңа кешеләр белән танышу һәм көчле хис-кичерешләр аша узу мөмкинлеге бирә торган яңача хәрби-спорт уены. Бу язмада без «Аҗаган 2.0» катнашучылары белән сөйләштек: алар башкарган рольләре, уен барышында кичергән хисләре һәм «Аҗаган»ның алар өчен нәрсә аңлатуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. -
БДИ + ИНФОРМАТИКА = АЛГОРИТМ
Информатика буенча БДИда иң мөһиме – фикерләү тәртибе, ягъни алгоритм төзи белү. Күп биремнәрдә дөрес җавапка очраклы рәвештә түгел, ә адымлап уйлап барып кына килеп була. Бер хата бөтен чылбырны боза, шуңа күрә эзлеклелек саклау аеруча әһәмиятле. Программалау да, мәгълүматлар белән эшләү дә төгәл структура таләп итә. -
ШИГЫРЬ ЯЗА БАШЛАУЧЫЛАРГА ЧЕК-ЛИСТ
Шигырь язу өчен «дөрес формула» юк. Кайчак ул кинәт кенә килгән уйдан башлана, кайчак – бер образдан, хәтта бер сүздән. Әмма яза башлаучыларга ярдәм итә торган гади кагыйдәләр һәм алымнар бар. Әгәр син шигърият белән танышып кына киләсең икән, бу киңәшләр юл башында яхшы терәк булырга мөмкин. -
КАЙСЫ ОЧРАКЛАРДА ВУЗГА КЕРҮДӘ ӨСТӘМӘ БАЛЛАР БИРЕЛӘ?
Соңгы елларда Россиядә югары уку йортларына кабул итү системасы зур үзгәрешләр кичерде. Шуларның берсе – ул бюджетка кабул ителүдә өстәмә баллар алу мөмкинлеге, кайчак ул кабул итүдә хәлиткеч роль дә уйный ала. Әлеге мәкаләдә без абитуриентларга кайсы уңышлар һәм казанышлар өстәмә баллар алырга ярдәм итүе турында сөйләшербез. -
БДИ + ФИЗИКА = ЛОГИКА
Физикадан имтихан биремнәрен чишкәндә логик фикерләүне җигәргә кирәк. Формулаларны ятлап, материалны теркәп бару гына җитми. Бу фәнне аңлап өйрәнү һәм үзеңнең җавапларыңны, кирәкле кыйммәтләр, саннар, законнарны логик бәйләнештә күрү мөһим. Әгәр һәр адымны төрле күзлектән тикшерсәгез, формулаларны чыгара белсәгез, хаталарның күбесен булдырмаска мөмкин. -
«ВОИН» ҮЗӘГЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Бүген Казан «Динамо» спорт үзәге базасында «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенең ТР филиалында журналистлар өчен пресс-тур узды. Бу чарадан без яшүсмерләр өчен ныклы белем, патриотик тәрбия бирә торган, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә торган җир шушы икән дип кайттык. Ниләр бар соң биредә? -
2026 ЕЛДА ВУЗГА КЕРҮЧЕЛӘРГӘ 7 МӨҺИМ КИҢӘШ
Кайбер абитуриентлар БДИ пробникларын хәтта сәүдә үзәкләренең фудкортларында язып карый. Максат – имтихан шартларына алдан ук ияләшү. Белгечләр фикеренчә, югары уку йортына керергә әзерләнгәндә стратегик уйлау, мәгълүматны алдан өйрәнү һәм альтернатив вариантларны карау бик мөһим. -
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ СЛЕНГЫНДА «ЗАВОЗ» СҮЗЕ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Иң элекке мәгънәсе белән «завоз» сүзе кибеткә товар китерүне аңлата. Ләкин бүгенге көндә яшьләр, бигрәк тә альфа буыны, бу сүзне башка мәгънәдә куллана башлады. Алар өчен «завоз» – бик көчле көлке тудырган шаяру. -
8 МАРТКА НИНДИ БҮЛӘКЛӘР БИРЕП БУЛА?
8 Март – ул хатын-кызга рәхмәт, хөрмәт һәм мәхәббәт белдерү көне. Бүләк сайлаганда яшьне генә түгел, кешенең холкын, мавыгуларын, тормыш рәвешен дә исәпкә алу мөһим. Түбәндә төрле яшьтәге кызлар, ханымнар өчен киң һәм җентекле идеяләр тупланды. -
МАРТ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Яз – яңарыш вакыты. Табигать уяна, хыяллар канат җәя, күңелдә яңа өметләр туа. Март ае һәркайсыбызга үз сынавын да, үз бүләген дә алып килә. Йолдызлар синең өчен ниләр әзерләгән? -
БДИ + РУС ӘДӘБИЯТЫ = АНАЛИЗ
Әдәбият буенча БДИда әсәрләрне укыган булу гына җитми. Иң мөһиме – текстны аңлау һәм анализлый белү. Геройларның гамәлләре, автор позициясе, тема һәм проблематика һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Цитаталарны фикерне дәлилләү өчен куллана белү мөһим. Анализсыз коры җаваплар әдәбиятның асылын җуйдыра. -
БДИ + РУС ТЕЛЕ = СИСТЕМА
Рус теле буенча БДИ системалы әзерлекне тикшерә. Кагыйдәләрне аерым-аерым ятлау җитми, аларны бер-берсе белән бәйли белү мөһим. Орфография, пунктуация, текст белән эшләү – барысы да бер система эчендә эшли. Бер кагыйдәне аңламау бөтен биремне ялгыш эшләүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә рус теленә әзерлек аерым темалар түгел, ә уртак структура итеп корылырга тиеш. -
МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ АТНАСЫ БАШЛАНА
Масленица, татарча Май чабу – кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме. Ул күңел ачу, милли уеннар, коймак исе һәм ут-ялкын белән бәйле. Әмма бу бәйрәмнең тарихы һәм йолалары турында бар кеше дә белеп бетерми. Әйдәгез, кызыклы фактларга күз салыйк! -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
Татарстанда беренче республиканкүләм мәктәп медиа патриотик фестивале старт алды. Бу проектның максаты – мәктәпләрдәге медиа-редакцияләрне үстерү, яшь журналистларны тәрбияләү һәм патриотик тәрбия бирү. Фестивальгә Татарстанның барлык мәктәпләренең медиа-үзәкләре чакырыла, һәм алар үзләренең газета, журнал, радио, телевидение студияләре, социаль челтәрләр һәм каналларында эшләгән эшләрен тәкъдим итә алачаклар. Пресс-конференциядә спикерлар фестивальнең әһәмиятен һәм уңышлы үсеш өчен кирәкле шартларны аңлаттылар. -
ПИЦЦА ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Пицца ул – чын дөнья феномены. Пицца көне уңаеннан сезгә бу тәмле камыр ризыгына кагылышлы тагын да күбрәк кызыклы, көтелмәгән фактлар тәкъдим итәбез.
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН