Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ + ИНФОРМАТИКА = АЛГОРИТМ

Информатика буенча БДИда иң мөһиме – фикерләү тәртибе, ягъни алгоритм төзи белү. Күп биремнәрдә дөрес җавапка очраклы рәвештә түгел, ә адымлап уйлап барып кына килеп була. Бер хата бөтен чылбырны боза, шуңа күрә эзлеклелек саклау аеруча әһәмиятле. Программалау да, мәгълүматлар белән эшләү дә төгәл структура таләп итә.

Информатика фәненнән уңышлы имтихан тапшыру өчен берничә мөһим нәрсәне истә тотарга кирәк. Башта калькулятор белән эшләргә өйрәнегез. Бу имтиханда аны куллану рөхсәт ителә. Калькуляторның барлык мөмкинлекләрен өйрәнегез, логарифмнар, зур саннар белән эшләү һәм хәтер функциясен кулланып нәтиҗәләрне саклау кебек әйберләргә игътибар итегез.

Программалау күнекмәләренә игътибар бирегез. БДИда еш кына стандарт алгоритмнарны кулланып, төрле мәсьәләләр чишелә. Аларны ятлап, күнегүләрдә куллану вакыт ягыннан уңайлы.

Теоретик материалларны укыганда аларның гамәли якларын да өйрәнегез. Бу сезгә белемнәрне тирәнтен аңларга һәм аларны тиешле ситуацияләрдә кулланырга ярдәм итәчәк. Үткән елларның эшләрен карап, аларны чишәргә тырышыгыз.

 

Информатика фәнен 93 баллга биргән ФӘРХӘТ ФАХРУТДИНОВ:

БДИга хәзерләнгән вакытта иң мөһиме – сәламәтлекне саклау. Әйе, имтиханнар бик җиңел эш түгел, шуңа күрә аларга дөрес әзерләнергә кирәк. Иң беренчедән – моңарчы булган эш-гамәлләрегезне ташламагыз. Әгәр дә сез ниндидер түгәрәккә йөрисез яки спорт белән шөгыльләнәсез икән, имтиханнарга әзерләнгән вакытта да хобби, кызыксынуларыгызны дәвам итегез. Икенчедән, йокыны туйдыру һәм сәламәт туклану укудан мөһимрәк. Белем алуны, имтиханга әзерлекне ашап, йокы туйгач башларга кирәк. Кичен артыгын уку сәламәтлеккә зыянлы.

Ә хәзер информатика буенча БДИга берничә лайфхак:

1. Информатикада 1-20 нче биремнәр чагыштырмача җиңел. Шуңа карамастан, бу биремнәрдә еш кына «капканнар» була ала (алар минем үземә дә чыкты). Аларга эләкмәс өчен вакыт-вакыт 5-6 авыр вариант эшләү зур өстенлек бирә.

26 һәм 27 нче биремнәр – иң авыры, алар ике беренчел балл бирә. Әгәр дә сез 100 балл җыярга теләсәгез, шушы биремнәргә зур игътибар бирергә тиешсез. 27 нче бирем 26дан җиңелрәк, чөнки анда прототиплар әзрәк.

Кайбер биремнәрне (2, 6-8, 11, 13, 15, 16, 19-21, 23) кул белән дә, программа (яки электрон таблица) белән дә ясап була. Үз-үзегезне тикшерер өчен шушы биремнәрне ике тапкыр чишеп карагыз. Әгәр дә ике вариантта да бер үк җавап булса, балл алу ихтималы зуррак.

Әзерләнгәндә бирем банклары кирәк була. Банкларда төрле авторлардан биремнәр һәм узган елгы вариантлар да була.

БДИ үзе башланганчы инструктаж үткәрәләр, шул вакытта кайбер биремнәргә тиз генә программаның «скелетын» язып була. Бу лайфхак имтихан вакытында күпмедер вакытны экономияли.

БДИ вакытында аудиториядә вакыт беткәнче утырыгыз. Мин имтиханда бөтен биремнәрне эшләп чыккач, аларны кабат чишеп чыктым һәм берничәсендә хата да таптым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев