««АҖАГАН 2.0» УЕНЫ МИНЕМ ӨЧЕН...
«Аҗаган 2.0» – катнашучылар өчен үзләрен төрле рольләрдә сынап карау, яңа кешеләр белән танышу һәм көчле хис-кичерешләр аша узу мөмкинлеге бирә торган яңача хәрби-спорт уены. Бу язмада без «Аҗаган 2.0» катнашучылары белән сөйләштек: алар башкарган рольләре, уен барышында кичергән хисләре һәм «Аҗаган»ның алар өчен нәрсә аңлатуы турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Мәүлүдә Хәсәнова, «медик» вазифасын башкара
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенында катнашырга тәкъдим килгәч, мин бераз каушап калдым. Башыма шунда ук кырыс инструкторлар, катлаулы сынаулар турында уйлар килде һәм: «Әгәр мин булдыра алмасам?» дигән сорау туды. Башта куркып та куйдым: бу бик җитди нәрсә кебек тоелды һәм, спорт яки хәрби әзерлек белән күптән шөгыльләнүчеләр өчен генә кебек иде. Әмма кызыксыну көчлерәк булды, һәм мин барыбер катнашып карарга булдым.
Белмәүчеләр өчен: «Аҗаган 2.0» ул – совет чорында киң таралган хәрби-спорт уенының заманча версиясе, ләкин хәзерге цифрлы технологияләр һәм яңартылган кагыйдәләр белән. Бу – команда ярышы. Анда 7 яшьтән 23 яшькә кадәрге егет-кызлар 10 кешелек отрядларга берләшеп төрле биремнәр үтиләр.
Һәр катнашучы үз ролен сайлый:
- командир
- штурмовик
- медик (минем ролем нәкъ менә шушы)
- сапёр
- БПЛА операторы
- хәрби корреспондент
- элемтәче (быелгы сезонда яңа белгечлек!)
- политрук
Уен берничә этапта үтә: сайлап алу турыннан башлап бөтенроссия финалына кадәр. Катнашучылар тарих буенча белемнәрен күрсәтә, физик чыдамлыкларын арттыра, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә, җирлектә ориентлашу күнекмәләрен үзләштерә, дроннар белән эшли һәм хәтта киберкуркынычсызлыкка каршы тору алымнарын да өйрәнә.
Мин «Аҗаган 2.0»га мәктәп аша килдем: укытучыбыз команда җыярга тәкъдим итте. Мин медик ролен сайладым: беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәнәсем килә иде.
Тренировкаларда без жгутлар һәм бәйләүләр салырга өйрәндек, «яраланучыларны» күтәреп йөртергә күнектек, төрле җәрәхәтләр вакытында нишләргә кирәклеген өйрәндек.
Башта барысы да катлаулы тоелды: эш тәртибен истә калдырырга, стресс вакытында каушап калмаска кирәк иде. Ләкин һәр тренировкадан соң үз-үземә ышанычым арта барды.
Уен башланган көн хәтеремдә озак сакланыр. Без 182 нче лицейга килдек – тирә-юньдә ыгы-зыгы, командалар сөйләшә, инструкторлар әзерлекне тикшерә. Сынаулар башлану белән дулкынлану юкка чыкты. Без команда белән тиз арада эшкә кереп киттек.
Уенда безне түбәндәге этаплар көтә иде:
Теоретик өлеш: Ватан тарихы буенча сораулар. Без алдан ук мөһим даталарны һәм вакыйгаларны кабатлаган идек: бу бик ярдәм итте.
«Строй» әзерлеге: атлау, борылышлар, бердәмлек.
Физик әзерлек: отжиманиеләр, скакалка, кросс. Монда аеруча команда ярдәме кирәк булды – кемдер арый башласа, башкалар көч биреп торды.
Беренче ярдәм күрсәтү: минем өчен иң җаваплы этап. Миңа аякка жгут салырга кирәк иде. Инструктор һәр хәрәкәтне күзәтеп торды. Шул мизгелдә мин бу күнекмәләр уен өчен генә түгеллеген аңладым. Чын тормышта алар кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин.
Хәзер мин «Аҗаган 2.0»га сынау итеп түгел, ә үсү мөмкинлеге итеп карыйм. Бу гади ярыш кына түгел, ә көчле, бердәм һәм җаваплы булырга өйрәтә торган тормыш мәктәбе.
Быел мин, һичшиксез, тагын катнашачакмын. Һәм беләсезме? Хәзер мин курыкмыйм. Мин яңа сынауларга, яңа белемнәргә һәм яңа дуслар табырга әзер. «Аҗаган 2.0» биргән тәҗрибә өчен мин бик рәхмәтле.

Сабина Аипова, отряд командиры
Мин «Аҗаган 2.0»да аның башланган вакытыннан ук катнашам. Узган ел мин отряд командиры ролендә идем. Башта бераз куркып куйдым, чөнки отряд командиры булу ул – бөтен отрядның йөзе булу дигән сүз. Команданы энергия һәм рух белән дәртләндерергә, кирәкле мизгелдә барысын да туплап, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Сынауларны узганда беренчеләрдән булып барырга, нәтиҗәләрне күзәтеп торырга, шулай ук отрядтагы барлык егет-кызлар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешсең – яшь аермасына һәм кызыксынулар төрле булуына карамастан.
Миңа боларның барысы да бик ошый башлады. Мәктәптән безнең командага җыелган балалар бик тә тату булып чыкты. «Строй» әзерлеге (минем өчен иң куркыныч өлеш) дә бик яхшы узды. Мәктәптәге тренировкалар вакытында без барыбыз да бик нык дуслаштык, һәм шундый командага лидер булу бик рәхәт икәнен аңладым мин. Без бер-беребезгә ярдәм иттек, сынауларны бергәләп үттек, көлдек, күңел ачтык!
Гомумән алганда, «Аҗаган 2.0» – бик кызыклы уен. Минемчә, аеруча спорт яратучы балаларга ул бик ошар. Спорт рухы, төрле сынаулар (йөгерү, сикерү, ыргыту, ату, хәтта теория дә бар), шуңа өстәп хәрби яктан да белемле булу – боларның барысы да бик шәп тәҗрибә.

Андрей Перевозчиков, БПЛА операторы
Безнең команда «Аҗаган 2.0» уенының беренче сезонына ук оешкан иде, ләкин ул вакытта без әле тәҗрибәсез идек, шуңа күрә Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыга алмадык. Икенче сезон башлангач, без бик күп шөгыльләндек, өйрәндек, кирәкле белемнәр тупладык. Һәр этапта без җиңүгә омтылдык. Һәм без моңа ирештек тә – Волгоград шәһәрендә узган финалга кадәр барып җиттек.
Безнең алда мөһим бурыч торды – Татарстан Республикасын Бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы итеп тәкъдим итү. Финалда катнашу җиңел булмады, чөнки анда иң яхшылар җыелган иде. Һәр сынауны без зур кызыксыну һәм дәрт белән үттек. Әмма безнең өчен иң кызыклы вакыйга – лазер җиһазлары кулланып үткәрелгән зур хәрби-тактик бәрелеш булды. Ул ике көн дәвам итте. Анда без ике армиягә бүленеп, иңгә-иң куеп «сугыштык».
Бу вакыт эчендә без көрәш алып бару буенча зур тәҗрибә тупладык, түземлек һәм ныклык күрсәттек, ә иң мөһиме, командабыз элеккегә караганда да ныграк берләште. Һәм без җиңүгә ирештек. Барлык сынауларны да үтеп, без һәм Россиянең иң көчле командалары арасында 9 урынны алдык.
Быел да без бөтен командабыз белән катнашырга һәм тагын да яхшырак нәтиҗә күрсәтергә җыенабыз. Сезгә дә «Аҗаган 2.0»да катнашырга һәм бик кызыклы юл үтәргә тәкъдим итәм.
Рәис Җиһаншин, отряд командиры
Мин «Аҗаган 2.0»ның икенче сезонында отряд җитәкчелегендә идем. Узган ел безнең «Знатоки Родины» отрядыбыз төбәк этабында 3 урынны алды.
«Аҗаган 2.0» – заманча карашлар белән оештырылган хәрби-патриотик уен: рольләр, дроннар һәм яңартылган этаплар. Ул берничә командалы биремнәрдән, Россия тарихы буенча белемнәрне тикшерүдән һәм шәхси биремнәрдән тора.
Мин бу уенда катнашырга зур кызыксыну белән килдем, чөнки этаплар, шәхси ярышлар һәм эстафеталар бик күңелле. Беренче елда мин штурмовик ролен башкардым. Ул вакытта мин командада эшләргә өйрәндем. Киләсе елда командир булырга туры килде. Вакыт-вакыт борчылулар да булды: идарә итә белерменме, мине дөрес аңларлармы, команда этапларында хаталар китмәсме дигән уйлар булды. Ләкин барсы да әйбәт булды, әйткәнемчә, без төбәк этабында 3 урынны алдык. Быел да катнашырга җыенабыз: команданы тупладык, биремнәрне кабатладык, җиңүгә омтылабыз!
«Аҗаган» уены аша мин команданы җитәкләргә, тактик медицина һәм үз-үзеңне яклау кагыйдәләренә өйрәндем. Мондый ярышлар бик кызыклы, үсешкә мөмкинлек бирә һәм безгә киләчәктә көчлерәк булырга ярдәм итә. Моннан тыш, катнашучыларны яхшы бүләкләр белән бүләклиләр. Катнашыгыз һәм җиңегез!

Фотолар: ТР «Алдынгылар хәрәкәте»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 марта 2026 - 11:44
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА СӘЛАМӘТЛЕК КАРТАСЫН КЕРТҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
-
19 марта 2026 - 17:17
ХАЙВАННАРНЫ ВЕТЕРИНАР ДОКУМЕНТЛАРСЫЗ КЕРТҮ, САТЫП АЛУ – КУРКЫНЫЧ
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Нет комментариев