Логотип Идель
Бу – тема!

ШИГЫРЬ ЯЗА БАШЛАУЧЫЛАРГА ЧЕК-ЛИСТ

Бүген – поэзия көне, шигърият бәйрәме. Шигырь язу өчен «дөрес формула» юк. Кайчак ул кинәт кенә килгән уйдан башлана, кайчак бер образдан, хәтта бер сүздән. Әмма яза башлаучыларга ярдәм итә торган гади кагыйдәләр һәм алымнар бар. Әгәр син шигърият белән танышып кына киләсең икән, бу киңәшләр юл башында яхшы терәк булырга мөмкин.

Нәрсәдән башларга?

Күпләр шигырь язу өчен зур тема кирәк дип уйлый. Чынлыкта исә шигырь кечкенә детальдән дә туа ала. Мәсәлән, тәрәзәгә бәргән яңгыр тамчылары, көзге парк, буш урам, дустың белән сөйләшү – боларның һәркайсы шигырьгә әйләнергә мөмкин.

Күзәтергә өйрән

Яхшы шигырьләр еш кына игътибарлы күзәтүдән башлана. Шагыйрьләр дөньяны бераз башкача күрә: алар вак детальләргә игътибар итә. Детальләр шигырьне җанландыра һәм укучыга картинаны күз алдына китерергә ярдәм итә.

Хисләрдән курыкма

Шигырь ул – хис. Кайчак сүзләр бик гади булырга мөмкин, ләкин алар чын булса, шигырь дә тәэсирле була. Шуңа күрә язганда үзеңне артык «дөрес, тәртипле» итеп күрсәтергә тырышма. Синең уйларың, шатлыгың, борчуларың – боларның барысы да шигырь материалы.

Күп укы

Яза башлаучы өчен иң яхшы мәктәп – уку. Төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен кара, алар нинди образлар куллана, юллар ничек төзелгән, ритм ничек яңгырый, шуны күзәт.

 

ШИГЫРЬ ЯЗУ ӨЧЕН ЧЕК-ЛИСТ

  1. Тема бармы?

Нәрсә турында язасың?

Бер төп фикерне сайладыңмы?

Укучыга нинди хис җиткерергә телисең?

Мәгънә бармы шигыреңдә, әллә матур сүзләр тезмәсе генәме?

  1. Хис бармы?

Шигырьдә чын хисең сизеләме?

Син язганны укучы да тоя алырмы?

  1. Образлар кулландыңмы?

Гади әйтү урынына сурәтләп яздыңмы?

Күз алдына китерерлек детальләр бармы? (мәсәлән: җил, яфрак, яңгыр, шәһәр утлары һ.б.)

  1. Сүзләр төгәлме?

Артык сүзләр юкмы?

Иң төгәл һәм матур сүзләрне сайладыңмы?

  1. Ритм һәм яңгыраш

Шигырьне кычкырып укыганда ул җиңел агыламы?

Юллар бер-берсенә туры киләме?

  1. Рифма

Рифмалар табигый яңгырыймы?

Алар мәгънә өчен түгел, рифма өчен генә куелмаганмы?

  1. Көтелмәгән юл бармы?

Укучыны уйландырган яки гаҗәпләндергән юл бармы?

  1. Тикшерү

Шигырьне берничә тапкыр укып чыктыңмы?

Артык юлларны кыскарттыңмы?

Кайсыдыр сүзне яхшырак сүз белән алыштырырга мөмкинме?

  1. Тәнәфес яса

Шигырьне язгач, бераз вакыт үткәч кабат укып кара. Кайчак иң яхшы төзәтмәләр нәкъ шунда табыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев