Лалә КӘРИМОВА автор яңалыклары
-
БОЗЛЫ ТАМАШАЛАР: «ЩЕЛКУНЧИК», «ШҮРӘЛЕ»
Татнефть Арена бозында симфоник оркестр белән берлектә Яңа ел тамашасы «Щелкунчик» күрсәтеләчәк. Бу чараның анонсына бәйле матбугат конференциясе булып узды. -
ТРЕНДТА – ТАТАР ТЕЛЛЕ TELEGRAM
Берничә ай элек Telegram мессенджерының татарчага тәрҗемәсе гамәлгә керде. Хәзер яраткан платформабызны туган телдә кулланып була. Моның әһәмияте нидә, яшь буынны җәлеп итәме һәм нинди үзенчәлекләре бар? Әлеге эшне башлап җибәрүче, гамәлгә ашыручы – РӨСТӘМ ХӘЙРУЛЛИН белән әңгәмәдә без татарча Telegram интерфейсы турында сөйләштек. -
НУРМИНСКИЙ: ЛЕЙБЛ, «МОЛОДЕЖКА» СЕРИАЛЫ, ТАТАРЧА ҖЫРЛАР
Россия рэперы Альберт Нурминский Татарстанда шәхси музыкаль лейблын ача. Лейбл эше ничек оештырылачак? Җырчы нинди артистларны җәлеп итәргә җыена? -
СӘЙДӘ МӨХӘММӘТҖАНОВАНЫҢ БЕРЕНЧЕ КОНЦЕРТЫННАН НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 6нчы декабрьдә «Пирамида» концертлар залында кичке сәгать 7дә «Ярату» дип исемләнгән тәүге шәхси зур концерты булачак. Тамашачыны ниләр көтә? Болар турында матбугат пресс-конференциясендә сөйләделәр. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА СЕЗОНГА НИНДИ СПЕКТАКЛЬЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театры 37нче сезонын ачып җибәрде. Яшь тамашачыны нинди премьералар көтә? Бу турыда матбугат конференциясендә сөйләделәр. -
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЛАРЫН САЙЛАУ ТӘМАМЛАНДЫ
Республикада елдагыча Беренче Советы рәисләрен сайлау узды. Беренчеләр советы ул - һәр сыйныфтан балалар, шулай ук яшьләр оешмаларында, отрядларда, түгәрәкләрдә, клубларда катнашучылар керә ала торган балалар үзидарә органы. Тавыш бирү юлы белән 1234 уку йортында, 45 муниципаль берәмлектә лидерлар билгеләнде. Сайлауларда 30 меңнән артык кеше катнашты. -
ТАТАРСТАННЫҢ БЕРДӘМЛЕГЕ = МӘХӘББӘТ, ГАИЛӘ, ТРАДИЦИЯЛӘР
Кичә генә илкүләм бәйрәм Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде. Бердәмлек дигәндә иң беренче үзебезнең Татарстаныбыз күз алдына килә, минемчә. Бездә гасырлар буе ничә төрле милләт вәкилләре дус-тату булып, бер-берсенең традицияләрен хөрмәт итеп яши. Нәкъ тә менә шушы гореф-гадәтләрне саклый белгәнгә, республикабыз үсә, аягында ныклы тора да инде. Әлеге функцияне җәмгыятьнең мөһим бер институты, әлбәттә, гаилә башкара. Бары тик гаилә генә үз халкының традицияләрен һәм мәдәни тәрбияне мәхәббәт аша бирә ала. Димәк, мәхәббәт һәм гаилә – бердәмлек традицияләренең нигезе булып тора. -
ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ: ТАРИХКА КҮЗ САЛЫЙК
Сәлам, сәлам! Бүген атна башы, дүшәмбе, ә без ил белән ял итәбез. Ә син беләсеңме соң үзеңнең ник бүген мәктәпкә бармыйча, өйдә “чилить” итеп ятканыңны? Бу бәйрәм турында берничә факт! -
«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» - 2024: КАЙДА, КАЙЧАН, НИЧЕК?
Татар дөньясында гадәттәгечә көзен шаулап үтә торган зур акция «Татарча диктант» көтелә. Ул кайда, кайчан була? Син бу зур дөньякүләм чарада ничек катнаша аласың? Бу сорауларга җавап пресс-конференциядә яңгырады. -
ХЭЛЛОУИН БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА БОЛАРНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?
31нче октябрь һәр кешедә Хэллоуин бәйрәме белән ассоциацияләнә. Чит ил мәдәнияте булганга әлеге бәйрәмне Россиядә әллә ни зурлап үткәрү юк, Татарстанда инде бигрәк тә. Шулай да Казанның күп кенә кафе, ресторан, салоннары тематик итеп бизәлә, анда чаралар, акцияләр уздырыла, бәйрәмгә бәйле бүләкләр бирелә, менюларда кабаклы ризыклар барлыкка килә. Бу әзме-күпме Хэллоуин атмосферасын тудыра һәм көзге караңгы көннәрдә кәефне күтәрә, әлбәттә. Күпләр әле бу дата турында әллә ни белмидер дә, шуңа күрә без кызыклы фактларны барларга булдык. -
НОЯБРЬНЕ ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП ҮТКӘРИК!
2024нче елның битләре бер-бер артлы әкренләп ябыла бара. Калган ике айны да нәтиҗәле һәм күңелле итеп үткәрергә кирәк инде, әлбәттә. Шуңа күрә без сиңа ноябрь аенда Татарстанда булачак берничә чарадан торган дайджест тәкъдим итәбез. -
АУДИАЛЛАР, ВИЗУАЛЛАР, КИНЕСТИКЛАР: БОЛАРНЫ БЕЛҮ УКУДА ЯРДӘМ ИТӘМЕ?
Кайберәүләргә мәгълүматны ишетеп кабул итү җиңелрәк: алар подкастлар, аудиохәбәрләр, лекцияләр тыңларга ярата. Ә башка кешеләргә картиналар һәм табличкалар гына кирәк – башкача аңламыйлар. Кешеләр ни өчен мәгълүматны төрлечә кабул итү юлларын сайлый һәм кайсы юл сиңа якынрак? Язма шушы турыда. -
HOLA, CIAO, BONJOUR: ЯКИ ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН КАЛА НИНДИ ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?
Дөнья һәр секунд саен үзгәреп тора, әмма дөньяви белем бервакытта да модадан чыкмый, аңа гел таянырга мөмкин. Математика, информатика ише фәннәрнең актуальлегенә карата сораулар юк. Ә телләр мәсьәләсе ничек? Әлеге мәкаләдә без сиңа эшеңдә дә, гадәти тормышта да кирәк булырга мөмкин телләрне җыйдык. -
КАЗАНДА БРИКС: ТАРИХИ ВАКЫЙГАГА КҮЗӘТҮ
Бүгенге көннәрдә Казанда инде күп шау-шу куптарган зур сәяси вакыйга БРИКС саммиты бара. Шәһәр бер яктан гөрли дә кебек, икенче яктан, киресенчә, тынып калды. Соңгы берничә атнада һәркемнең телендә БРИКС кына, теләсә кайсы үзгәрешләрне шушы чарага бәйләп карыйлар. Ә чынлыкта исә казанлылар тормышына ничек тәэсир итә соң бу саммит? -
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
Әлмәт татар драма театры 80 еллык юбилей чарасына әзерләнә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар әлеге чарага әзерлек һәм тамашачыны ниләр көтүе турында сөйләде.
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК