КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА СЕЗОНГА НИНДИ СПЕКТАКЛЬЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театры 37нче сезонын ачып җибәрде. Яшь тамашачыны нинди премьералар көтә? Бу турыда матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә шактый яңа спектакльләр көтелә:
«Әле менә күптән түгел генә Ринат Харисның «Умырзая» исемле драмасының премьерасы булды. Ул Фәнис Кәлимуллинның юбилей хөрмәтенә куелган, бу сезонның беренче премьерасы. Икенче премьера – 21нче ноябрьдә Илсур Казахбаев куелышында «Куркак батыр» әкияте тәкъдим ителәчәк. Декабрьдә шулай ук ике яңа спектакль. Булат Гатауллин куелышында татар халык әкияте «Шайтан егет һәм кыз», ә Шварцның «Кар иле патшабикәсе» әсәренең яңа, көтелмәгән вариантын безнең икенче режиссерыбыз Илдар Гатауллин куячак», - диде ул.
Шулай ук яшьләрне, балаларны патриотик тәрбияләү максатыннан МХО (СВО)га бәйле спектакль кую планнары да бар театрның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев