БОЗЛЫ ТАМАШАЛАР: «ЩЕЛКУНЧИК», «ШҮРӘЛЕ»
Татнефть Арена бозында симфоник оркестр белән берлектә Яңа ел тамашасы «Щелкунчик» күрсәтеләчәк. Бу чараның анонсына бәйле матбугат конференциясе булып узды.
«Щелкунчик» боз тамашасы Казанда һәм Түбән Камада икешәр сеанста узачак – көндезге һәм кичке. Традицион Яңа ел әкияте Түбән Кама халкын 8 декабрьдә сөендерсә, Татарстаныбыз башкаласында яшәүчеләр 14 декабрьдә бу тамашага бара алачак.
Щелкунчик ролен уйнаучы спортчы Денис Голубев әйтүенчә, «бу проектның үзенчәлеге – балет, музыка, фигуралы шууның бер мәйданда булуы».
«Безнең февральдәге тамашаны халык бик җылы кабул итте, азактан тамашачыларның кул чабулары, идәнгә дөбердәтүләре якты кайтаваз булып истә калган. Бу юлы бездә балерина, акробат һәм гимнастлар булачак. Мин төп героиня, Мари ролендә уйныйм. П. И. Чайковский музыкасына 3 шәхси чыгышым планлаштырылган. Тамашачы берьюлы симфоник оркестр башкаруында музыка һәм фигуралы шуу белән ләззәтләнә ала. Гаилә белән вакыт уздырыр өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар Яңа ел әкияте караса, олылар профессиональ музыка тыңлар», – дип өстәде фигуралы шуу буенча спорт мастеры Елена Йованович.
Тагын бер мөһим яңалык: 2025нче елның апрелендә, Тукай туган көнендә беренче татарча, милли боздагы шоу – «Шүрәле» тамашасы күрсәтеләчәк. Әлегә бу проект әзерлек процессында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев