35НЧЕ ЛИЦЕЙ КОСМОНАВТНЫҢ ХЫЯЛЫН ЧЫНГА АШЫРГАН!
Татарстанда «Вызов» фильмында катнашкан танылган космонавтлар – Марина Василевская һәм Олег Новицкий белән очрашу узды.
«Классные встречи» проекты кысаларында 35нче лицей балалары беренче белорус хатын-кыз космонавт – Марина Василевская һәм Россия Федерациясе герое, космонавт Олег Новицкий белән очрашты. Космонавтлар һәм очучылар булырга хыялланган профильле сыйныф балалары әлеге һөнәр турында кызыксындырган сорауларын бирделәр, илһамландылар һәм Олег Новицкийга 35 шоколад батончиклардан торган тартма бүләк иттеләр.
Бервакыт Олег Новицкийның очыш вакытында, бик нык 35 батончик шоколад ашыйсы килгән. Аңа зур посылка җибәргәннәр. Мәктәп балалары да бу кызыклы вакыйганы кабатлап, шундый ук бүләк ясарга булганнар. Бу юлы 35 шоколадны космонавт «Галактика»да ук алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев