«КУКМАРА ИТЕКЛӘРЕ»НӘ БАРАСЫҢМЫ?
2025 елның 4-5 гыйнвар көннәрендә Россиякүләм фестиваль-ярминкә «Кукмара итекләре» булачак. Күпләрнең күңелен яулаган бу бәйрәм унынчы тапкыр уздырыла. Барыргамы, юкмы дип уйлыйсыңмы? Әлбәттә, ӘЙЕ!
«Кукмара итекләре» фестивале 2025 елда ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу елда ул ике көн, 4-5нче гыйнварларда барачак. Беренче көнне кунаклар килүе көтелә: фестивальдә Башкортостан, Татарстан, Мари Иле, Удмуртияләрдән килгән командалар катнаша. Аларны экскурсияләргә йөртәчәкләр, комбинатта итек ясап карау мастер-класслары булачак.
5се – тантаналы ачылыш көне. Командалар иҗади һәм спорт ярышларында көч сынашачак. Башта һәр төркем концерт номерлары күрсәтсә, соңыннан итекле футбол, канат тарту, итекне ераклыкка ату һәм башка спорт уеннарында катнаша. Зур һәм кечкенә, акчалата һәм әйберләтә бүләкләр көтә җиңүчеләрне.
Бәйрәмгә бөтен Россиядән биш меңнән артык кеше килер дип көтелә. Бу көнне кунакларны шулай ук Кукмара якларында җитештерелә торган әйберләрдән зур ярминкә, кулай бәядән күптөрле итекләр сату, милли ризыкларга дегустация, мастер-класслар көтә. Итекләрнең 3D форматын, гаҗәеп зур размерларын күрәсегез килсә, бәйрәмгә килегез! Команда булып ярышучылар гына түгел, туристлар, кунакка килгән халык та төрле уеннарда катнашып, вакытын күңелле үткәрә ала. Чын кышкы Сабантуй, кыскасы!
Фестивальнең ябылу тантанасында командаларны бүләкләү һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Марина Карпова, эстрада артисты Марат Яруллин һәм ZAKARIA фолк-төркеме катнашында концерт программасы булачак.
Кыскасы, шәп булырга охшап тора. «Кукмара итекләре» фестивале – Яңа ел каникулларын гаилә белән бергә, күңелле итеп үткәрер өчен менә дигән мөмкинлек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев