ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ТИНЧУРИНЛЫ ПРЕМЬЕРА!
Тинчурин театры Кәрим Тинчурин тормышына багышланган спектакль тәкъдим итәчәк. Ул «Хыялга бер адым» дип атала. Премьера 18-19 декабрьләрдә көтелә.
«Безнең театрыбыз Кәрим Тинчурин исемен йөртә икән, аның турында спектакль дә булырга тиеш. Үзе драматург, үзе режиссер, үзе артист та булган Тинчуринның тормыш юлын халык белергә тиеш. Шуңа бу әсәр махсус, заказ белән яздырылды», – дип башлады матбугат конференциясен театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Рабит Батулланың Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп язылган «Җимерелгән бәхет» әсәре бар. «Хыялга бер адым» спектакленең пьесасын Батуллага таянып, Рөстәм Галиуллин язган. Ул бер сәфәр тарихы буларак тәкъдим ителә.
Кәрим Тинчурин 1921 елда, ачлык вакытында, артистларны коткарып калам дип, аларны Ташкентка алып чыгып китә.
Бу сәфәрдә труппага күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Спектакльдә шушы вакыйгалар сурәтләнә. Төп рольне, Тинчуринны, Артём Пискунов башкарачак.
«Тинчурин беркайчан да дәүләткә каршы сүз әйтмәгән, язмаган, каршы чыкмаган. Ул, гомумән, тыныч һәм акыллы эш итә торган кеше булган. Аның нахакка репрессияләнеп, атылып үтерелүе көнләшүчеләр аркасында гына. Бу бик зур фаҗига», – дип бүлеште халык язучысы Рабит Батулла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев