ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫНА СОҢГЫ ТАЛПЫНУ
Иртәгә 11нче сыйныф укучылары өчен бик мөһим көн. Быел 4 декабрь – чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) яза. Аларга бу әһәмиятле көнгә ничек әзерләнергә соң? Бер көн калгач, төпле киңәшләр.
Йомгаклау иншасына әзерләнү белем һәм үз фикереңне дөрес чагылдыра белүне генә түгел, психологик тотрыклылыкны, эмоциональ яктан әзерлекне дә таләп итә.
1. Үз-үзеңә ышану
Яхшы язган, уңышлы эшләреңне исеңә төшер. Син бит булдырасың, нигә борчылырга? Инде күпме эш эшләнгән, күпме әйбер өйрәнелгән, димәк иншаны рәхәтләнеп яза аласың. Үз көчеңә ышану бик мөһим.
2. Вакытны планлаштыру
Белемнәреңне барлап, кабатлап чыгар өчен план төзе. Бераз әдәби әсәрләр исемлеген, язган иншаларыңны карап чыксаң, әйбәт булыр. Ләкин боларны көн азагына калдырма, өлгермим дип борчылырлык булмасын.
3. Репетиция
Тагын бер инша язып кара. Белгән алгоритмыңны кабатласаң, язу күнекмәләрең тагын да автоматлаша.
4. Дөрес сулыш алу һәм тынычлану өстендә эшләү
Көчле киеренкелек тоясың икән, берничә тапкыр тирән сулыш алып чыгарырга тырыш. Әкрен сулау нерв системасын тынычландыра һәм стресс дәрәҗәсен киметә. Бу күңегүне эшләсәң, бигрәк тә шәп: 3 секунд дәвамында тирән итеп сулыш ал, 3 секунд аны үзеңдә тот, 3 секунд буе әкренләп кенә һаваны чыгар. Моны берничә кабатласаң, булышачак.
5. Позитив нәтиҗә турында уйла
Бу иншаны син үз белемнәреңне һәм осталыгыңны күрсәтү мөмкинлеге итеп кабул итәргә тырыш. Начарга юрап, куркып торасы урында, киресенчә, үзеңнең яхшы билгеңне күз алдына китер, канәгатьлек хисен той.
6. Йоклау һәм ял итү
Ялның мөһимлеге турында онытма. Релаксация һәм укуны чиратлаштыр. Нәкъ тә менә төнге сәламәт йокы психиканы саклау һәм игътибарны туплауда мөһим роль уйный.
7. Якыннарың сиңа терәк
Дусларың һәм туганнарың белән аралаш, үз кичерешләрең, борчуларың белән уртаклаш. Якын кешеләрнең эмоциональ ярдәме, терәк булуы әзерлекне шактый җиңеләйтә һәм үз-үзеңә ышанычны арттыра.
8. Нәтиҗәгә түгел, игътибарны процесска юнәлт.
Бар игътибарыңны хәзерге вакытка, эшләгән эшеңә юнәлт. Киләчәктә булачак нәтиҗәләр – икенче мәсьәлә. Инша язганда процесска тирәнрәк чумарга кирәк. Никадәр үзең аша кичереп язсаң, тикшерүчеләр дә күңеленә шулкадәр якынрак кабул итәчәк.
Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев