«СӘЛӘТ-ГАЛӘМ» СИНЕ КӨТӘ!
Кышны күңелле, файдалы һәм истә кала торган хатирәләрдән башлыйсың киләме? Димәк, сиңа Сәләткә!
«Сәләт-Галәм» профиль сменасы 5-11 декабрьдә Лаеш районы, «Йолдызлы» базасында уздырыла. Монда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бу сменаның юнәлеше: журналистика һәм медиа.
Ислам АБЫЙ Миргаязов, “Сәләт-Галәм” аланы директоры:
«Бик күңелле булырга охшап тора. Көндәлек медиажурналистика белән бәйле дәресләр, кызыклы интерактив чаралар узачак: блогерлык өлкәсендә видеомонтаж, Digital Art, журналистика нигезләре, SMM серләре. «Җанлы галәм» дип атала торган медиалаборатория бик үзенчәлекле. Укучылар көн дәвамында төрле мавыктыргыч рубрикалар әзерли, «штурмят», кич белән үзләренең проектларын күрсәтә. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтелә, кемнәр икәне – әлегә сер. Болардан тыш, әлбәттә, күңелле кичке чаралар, дискотекалар да уздырылачак. Шулай ук, смена космос тематикасына да багышланган, бизәлеш галәм, йолдызлар белән бәйле булачак».
Сменаның матур бер традициясе бар. Шушы атна дәвамында иң уңган, иң сәләтле, иң актив бер бала сайлап алына. Бу бәйгедә җиңүче «Ялкын» журналының бер өлеше булу мөмкинлегенә ия булачак, үз исемен журналда калдыра алачак.
Сменада барлыгы 80 бала катнаша ала. Ашыгыгыз, әлегә урыннар бар. 1 атна эчендә журналистика һәм социаль челтәрләр турында бар нәрсәне белергә теләсәң – гаризаңны җибәр! «Сәләт-Галәм» сине көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
Нет комментариев